tatruen
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары / Балтачта мөселман балаларның сигезенче Сабантуе узды

Балтачта мөселман балаларның сигезенче Сабантуе узды

Бәйрәмне аның төп оештыручысы, Борбаш авылы имамы, Балтач районы мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев ачып җибәрде. Ул мөселман балалар өчен төбәктә шушындый Сабантуйның инде сигезенче тапкыр оештырылуын билгеләп китте. Барча катнашучыларны, кунакларны бәйрәм белән котлады. Аннан соң сүз Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга бирелде.

Быел мөселман балалар Сабантуе үткәрелә торган урыннарны, мәйданны, якын-тирәдәге чишмәләрне бик яхшылап тәртипкә китергәннәр, кешеләр күпләп йөри торган урыннарга ком, ташлар да җәйгәннәр. Тау юллары да тәртипкә китерелгән. Менә шул эшләрне башкарган хезмәтчәннәргә, акчалата ярдәм күрсәткәннәргә мөфти Камил хәзрәт, казый Җәлил хәзрәт һәм Балтач районы хакиме Рамил Нотфуллин бүләкләр тапшырдылар.

Шулай ук Сабантуй бәйрәмендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров та катнашты. Ул татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауда һәм үстерүдә үз өлешләрен керткән милләттәшләребезне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*