tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бәхет турында матур җырлар җырлаучы гаиләнең милләтен сорамагыз!

Бәхет турында матур җырлар җырлаучы гаиләнең милләтен сорамагыз!

Сез әле генә күргән видеоклипны яшь җырчы Илнур Муллагалиевның  иҗади дебюты дип санарга мөмкин. Әнисе Зөлфидә ханым язган “Туганыма” җыры буенча төшерелгән клипта Илнур белән бергә аның сеңлесе Илзидә дә катнашкан. Бик  ихлас, матур тамаша килеп чыккан. Илнурның бу клибы әти-әниләре кебек иҗат юлына чыгып, тагы да ераккарак китү мөмкинлегенә ишарә ясый.

Гаиләдәге өлкән буын белән таныштырыйк. Башкортостанның Бишбуләк районында, яугир-шагыйрь Фатих Кәримнең туган Ает авылында үскән Гаяз Муллагалиев үзенең тормыш иптәше Зөлфидә белән парлап җырлап, бөтен тирә-якта дан алганнар.

Башта  туган районда, аннары Уфада оештырылучы республика конкурсларында чыгыш ясаган бу пар сандугач яшәү матурлыгы, гаилә кыйммәтләре, туганлык турында матур җырлар башкарып, лауреат дипломнарын        яулаганнар. Гаязның әтисе Мәхмүт агай, бензовозда шофер булып эшләсә дә, җырга-моңга хирес кеше булган. Аның башкорт авылыннан килен булып төшкән хәләл җефете   Мөкәрәмә апа дә җырларга яраткан. Хәзер Зөлфидә белән Гаяз өлкәннәрнең горефен дәвам иттерәләр. Алар катнашмаган концертлар Бишбүләк районында сирәк буладыр. Район данын якларга Уфага баручылар да алар була.

Бигрәк тә ватанпәрвәрлек, гаилә, шәжәрә бәйрәмнәре өчен кулай җырлар күп аларның репертуарында. Ает авылына багышланган популяр җырларның берсен дә алар башкара. “Курай даны” дип аталган республика телепроектлар бәйгесендә “Иҗади гаилә” номинациясендә Муллагаиевлар дуэты җиңеп чыкты.

Узган елда “Гаилә ядкәре- 2019” Бөтенроссия конкурсында Муллагалиевлар җиңеп чыгып, Мәскәүгә йомгак чыгышына чакырылалар. Проектны Зөлфидә белән Гаязның кызы, М. Акмулла исемендәге педагогия университетында укучы Илзидә тәкъдир итте. Ул  Россия Иҗтимагый палатасы залында бөтен ил җәмәгатьчелегенең абруйлы вәкилләре каршында күрсәтте. Шунда ук Муллагалиевлар гаиләсенә лауреат дипломы тапшырылды.

Гаяз элек әфган сугышында катнашкан, шуңа күрә патриотлык, каһарманлык темасына күбрәк игътибар итә.  Аның җәмәгате – Бишбүләк мәктәбендә башкорт телен укытучы,  Стәрлетамакта педагогик институт тәмамлаган Зөлфидә – җырлар иҗат итә. Мондый  иҗади гаиләдә үскән уллары Илнурның да сәхнәдә җырлавы гаҗәп түгел.

Муллагалиевлар гаиләсенең репертуарында башкортча җырлар да, татарча әсәрләр дә бер-берсен тулыландырып торалар. Залда утыручыларның зәвыгына һәм кичәнең темасына ярашлы рәвештә Зөлфидә белән Гаяз татарча яки башкортча җыр башкаралар. Ике телдә беррәттән яңгырасалар да, бу җырлар һәркемгә аңлашыла, бөтен күңелләргә дә шифалы дару булып ята. Чөнки Муллагалиевлар мәңгелек кыйммәтләр, гаилә, дуслык, бәхет, туган җирнең матурлыгы турында гына җырлыйлар.

“Пар канатлы бәхет”. Зифа Нагаева җыры. Зөлфидә һәм Гаяз Муллагалиевлар башкаралар.

Бу пар сандугачны һәр кайда яратып тыңлыйлар. Бигрәк тә ватанпәрвәрлек, гаилә, шәжәрә бәйрәмнәре өчен кулай җырлар күп аларның репертуарында. Шуңа күрә мөһим мәдәни чараларда аларның чыгышы концертның  мәгънәви “кадагы” буларак кабул ителә. Ает авылына багышланган гимн вариантларның берсен  Муллагалиевлар башкара.

Инде икенче буында башкорт һәм татар  вәкилләреннән корылган бу гаиләдән, сиңа кайсы халык якынрак, дип сорыйсы килми. Алар татарның да, башкортның да күңел байлыкларын, эчке матурлыкларын чагылдыручы, уртак мәгънәле, заманча  җырлар башкаралар. Күз тимәсен бу күркәм, милли рухлы  музыкаль гаиләгә дияргә генә кала,

Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*