tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бельгия татарлары” вәкиле Голландия радиосында Татарстан турында сөйләде

“Бельгия татарлары” вәкиле Голландия радиосында Татарстан турында сөйләде

Футбол буенча дөнья чемпионаты ачылган көнне “Бельгия татарлары” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе урынбасары Регина Вәлиева Нидерландның De Nieuws B (Де Ньюс БВ) телерадиокомпаниясенә интервью бирде. Голландиядә популяр алып баручылар Willemijn Veenhoven (Вильемейн Веенховен) һәм Patrick Lodiers (Патрик Лодиерс) Россия турында һәм җанатарларның нинди атмосферага эләгүе хакында сорашкан. Интервью голланд телендә узган.

Алып баручы Россия халкының эмоцияләрен яшерүчән, төксе булуы хакында сүз таралган дигән фаразын җиткергән. “Рәсми очрашуларда руслар җитди күренергә мөмкин, рәсми булмаган очрашуларда алар ачык һәм киң күңелле”, – дигән Регина Вәлиева. “Минем туган шәһәрем Казанда соңгы елларда күп кенә спорт ярышлары уза. Мәсәлән, Универсиада-2013, FINA-2015, конфедерацияләр кубогы, болар безнең халкыбызның кунакчыл булуын сөйли”, – дигән ул.

Футбол ярышлары узган шәһәрләрдә волонтерлар эшли, ФИФАның рәсми 5 теленнән тыш, гарәп, фарсы, корея телләрен белүчеләр дә чакырулы. 112 хезмәте дә эшли. КФУ студентлары өчен бу зур хезмәт, яхшы практика да.

Шулай ук шәһәрләрдә хәләл туклану оештырылган, бу хакта туристларга мәгълүмат таратыла.

Соңгы 5-6 елда “Бельгия татарлары” оешмасы рәисенең урынбасары Регина Вәлиева De Nieuws BV телерадиокомпаниясендә берничә тапкыр кунак булып, Россия турында сөйләде. Бу – Нидерландның иң зур телерадиокомпаниясе. Аның көндәлек аудиториясе 2,5 млн кеше. Шул ук көнне Регина Вәлиева Бельгиянең Vlaamse Televisie Maatschappij телерадиокомпаниясендә дә булып, ФИФА турында әңгәмәдә катнашты, дип яза “Татар-информ”.

 Лилия Шмитц, Брюссель

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*