tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Без Тукайлы халык”. Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары

“Без Тукайлы халык”. Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары

“Без Тукайлы халык” проектында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары да катнашты.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның “Печән базары,  яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасы беренче тапкыр шагыйрь тарафыннан 1908 елның 14 октябрендә Островский урамындагы  10 номерлы йортта (хәзерге Казан дәүләт яшь тамашачылар театры бинасы) укыла.

Әлеге истәлекле бина сәхнәсендә бер гасырдан соң кабат “Печән базары,  яхуд Яңа Кисекбаш” яңгырады. Бу юлы поэманы Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары укыды. Сәхнәгә куючы режиссер – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры баш режиссеры Ренат Мирзахәсән улы Әюпов.

Музыкаль бизәлешне Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге “MiraS» инструменталь ансамбле тәэмин итте.

Поэманы укычы Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары:

  • ГӨЛНАЗ МАРСЕЛЬ кызы ГАЛИМУЛЛИНА (ЯКУПОВА),
  • ИЛФАТ ИРЕК улы ГИБАДУЛЛИН
  • РӘМЗИЯ ЗИРӘК кызы ЗАКИРҖАНОВА, Татарстан Республикасының атказанган артисты
  • АЛСИНӘ ФИРШАТ кызы ЗАКИРОВА
  • ИЛФАТ ДАМИР улы КАМАЛИЕВ, Татарстан Республикасының атказанган артисты
  • ЭНҖЕ ФАРУК кызы КАМАЛИЕВА(ФАЗЫЛҖАНОВА), Татарстан Республикасының атказанган артисты
  • ИЛНАР ҖИҺАНГИР улы НИЗАМИЕВ, Татарстан Республикасының атказанган артисты
  • НУРИӘХМӘТ ВӘЛИӘХМӘТ улы САФИН, Татарстан Республикасының халык, Россиянең атказанган артисты,
  • ЭНҖЕ МӨДӘРРИС кызы ЯРУЛЛИНА (МИНҺАҖЕВА)

Чараны оештыруда ярдәм күрсәткән өчен Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының иҗат төркеменә һәм аның баш режиссеры Ренат Әюповка, Казан дәүләт яшь тамашачылар театры директоры Айгөл Горнышевага һәм театр хезмәткәрләренә, Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге “MiraS» инструменталь ансамбле музыкантларына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты үзенең олы рәхмәтен җиткерә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*