tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Без Тукайлы халык” проекты безне дуслаштыра!

“Без Тукайлы халык” проекты безне дуслаштыра!

14 февраль көнне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бинасында күңелле чара үтте.

“Без Тукайлы халык” проектының соңгы видеороликларның берсендә катнашкан артистлар, музыкантлар, театр хезмәткәрләре Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының җитәкчелеге, мәгълүмати-аналитик идарәсе хезмәткәрләре белән очрашты.

Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров сәламләде. “Без Тукайлы халык” проектының искиткеч әһәмияткә ия булуын ассызыклады һәм бу эштә төрле театрларның кулга кул тотынышып эшләүләрен югары бәяләде.

Видеоролик Казан яшь тамашачы театры бинасында төшерелүе, моңа театр хезмәткәрләренең, бигрәк тә театр директоры Айгөл ханым Горнышеваның теләктәшлеге ике халык: татар һәм русларның бергәләп эшләүләренең матур үрнәге булып тора.

Чәй табыны янында җыелган кунаклар ролик өстендә эшләгән моментларны искә алдылар, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары шигырь сөйләп, җырлап, спектакльләрдән өзекләр күрсәтеп никадәр күркәм сәхнә осталары булуларын расладылар.

Проектка катнашкан артистларга, музыкантларга, театр хезмәткәрләренә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*