tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Бөтенроссия татар авыллары» оешмасының яңа рәисе сайланды

«Бөтенроссия татар авыллары» оешмасының яңа рәисе сайланды

18 март көнне V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы тәмамлангач «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасында «Бөтенроссия татар авыллары» иҗтимагый оешмасының яңартылган Совет утырышы узды.

Бөтендөнья Татар конгрессы карамагында эшләүче  «Бөтенроссия татар авыллары» оешмасының яңа рәисе итеп “Йолдыз” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Галимов Фәнир Гыйльметдин улы (Башкортостан Республикасы Туймазы районы) сайланды. Аның урынбасарлары итеп крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Хавыев Алмаз Альберт улы  (Пермь крае  Кунгур районы  Тор-Түз авылы) һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Тукаев Марс Рифкать улы сайландылар. Исегезгә төшереп узабыз моңа кадәр «Бөтенроссия татар авыллары» оешмасын эшмәкәр Рәшит Сәнҗәпев җитәкләгән иде.

Булат Ибраһимов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*