tatruen
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары / Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенының пленар утырышы

Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенының пленар утырышы

30 октябрьдә Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенының пленар утырышы узды.

Форумда илнең 41 төбәгеннән 150дән артык делегат катнашты. Форум, биредә күтәрелгән проблемаларны тикшереп, шундый резолюция кабул итте: чараны “Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте”н оештыру юнәлешендә беренче адым дип санарга; урыннарда җәм гыятьнең төбәк бүлекчәләрен оештырырга, алар оешкач, оеш маның съездын үткәрергә; татар һәм урыс телләрендә квартал саен чыга торган “Туган як” (“Родной край”) махсус журналын булдырырга; Татарстан академик институтлары белән берлектә күптомлы “Татар авыллары тарихы” программасының проектын әзерли башларга.Пленар утырыш эшен Төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең эшлекле советын сайлау-төзү белән тәмамлады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*