tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чабаксарда “Кәрван-мирас” фестиваленең йомгаклау тамашасы узды

Чабаксарда “Кәрван-мирас” фестиваленең йомгаклау тамашасы узды

Бүген Чуваш Республикасы башкаласы Чабаксар шәһәрендә “Кәрван-мирас” фестиваленең йомгаклау тамашасы булды. Фестивальдә төрле бию, җыр, фольклор ансамбльләре һәм Чувашстанның танылган җырчылары, биючеләре чыгыш ясады.

“Кәрван-мирас” фестиваленең йомгаклау туры Чуваш Республикасы башкаласы Чабаксар шәһәрендә иҗтимагый-мәдәни татар хәрәкәтенең – 30, Бөтентатар иҗтимагый-мәдәни үзәкнең – 20, Чуваш Республикасы милли-мәдәни татар мөхтәриятенең 10 еллыгына туры килде. Бәйрәм уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән мөхтәриятнең ансамбленә тальян гармун бүләк итте.

Тамаша башланганчы, Чуваш Республикасының кайбер татар авылларының видеороликларын күрсәттеләр. Авылларны төшерүдә заманча технологияләр кулланылган.

“Кәрван-мирас” фестиваленең максаты – яшь буынга гореф-гадәтләребезне, милли үзенчәлекләребезне тапшыру һәм аны дөньяга таныту.

Фестивальнең йомгаклау турын “Тамчы” балалар фольклор ансамбле башлап җибәрде. Бәйрәмне дәвам итеп, килгән кунакларга Азат Фәсхетдинов һәм Диләрә Вахитова үзләренең җырларын бүләк итте. Тамашачыларны “Дәү әнигә бүләккә” җыры белән фестивальнең иң яшь җырчысы Екатерина Филиппова таң калдырды. Шулай ук күп фестивальләрдә җиңү яулаган, танылган “Ялкын”, “Мишәр” ансамбльләре һәм башкалар катнашты. Фестивальдә шулай ук спектакльдән өзекләр һәм биюләр күреп булды.

Ахырда Чуваш Республикасының иң популяр татар җырчысы Илдус Шәйдуллин, барлык ансамбльләр белән берләшеп, “Без татарлар” җырын башкарды.

Чуваш Республикасының татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов “Татар-информ” хәбәрчесенә фестивальнең гореф-гадәтләрне барлый торган гына түгел, республика татарларын берләштерә торган чара булуын да әйтте.

Алмаз Шиһабетдинов  “Татар-информ”

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*