tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүпрәле районында узган “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышында Кадрия Идрисова чыгышы

Чүпрәле районында узган “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышында Кадрия Идрисова чыгышы

Чүпрәле районында 28 август көнне «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышы үтте. Чара “Килен төшә, тура пешә” дигән исем астында үтте. Татарстанның төрле районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән җыелган ханымнар Чүпрәледәге гореф-гадәтләр, йолалар белән танышты. Күргәзмәләрне карады, мастер-классларда катнашты. «Ак калфак»ның күчмә утырышына нәтиҗә исә, пленар өлештә ясалды.

«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова Чүпрәле районының тырыш халкына, ачык йөз белән каршы ала белгән кунакчыл Чүпрәле районы җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. Ул «Ак калфак» оешмасы тарафыннан башкарылган эшләр, моңа кадәр башка районнарда үткән күчмә утырышларның әһәмияте турында сөйләп үтте.

Әгәр дә без гореф-гадәтләребезне, киемнәребезне кире кайтармыйбыз икән, безнең телебез бер вакытта да кире кайта алмый. Әгәр дә без Европа стиле дип, тишек джинсылар киеп йөрибез икән, безнең телебез кайчан кайтыр — белмим. Әгәр дә хатын-кыз матур күлмәген, калфагын киеп, кәс-кәс басып, мин татар дип, атлап йөри икән, ул югалып калмаячак. Без сезнең белән кешеләрне шушы әйбергә әзерләргә тиешбез, — дип, Кадрия Идрисова » Ак калфак»лылар алдында торган бурычларны билгеләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*