tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров: Конгрессның эшчәнлеге бөтендөнья татарларын берләштерергә мөмкинлек бирә

Данис Шакиров: Конгрессның эшчәнлеге бөтендөнья татарларын берләштерергә мөмкинлек бирә

Футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә “Татар дөньясы. Татарстан Республикасыннан читтәге татар иҗтимагый оешмалары белән үзара хезмәттәшлек” дигән темага матбугат конференциясе оештырылды. Россиянең төрле төбәкләрендә, Ерак һәм Якын чит илләрдә гомер иткән милләттәшләребез белән эшләү, Җир шарының төрле почмакларында сибелеп яшәгән татарларны берләштерүче чаралар турында Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров сөйләде.

Иң беренче итеп, Данис Шакиров Конгресс проектлары белән таныштырды.
– Бөтендөнья татар конгрессы халыкның бөтен категорияләре белән эшли. Проектларыбыз белем бирү, мәдәни, тарих белән бәйле, бизнес вәкилләре, татар яшьләре һ.б. колачлый. Аларның барысы да татар халкының үзенчәлекләрен саклап калуга юнәлдерелгән. Милләттәшләребез кайда яшәүләренә карамастан. Ягъни без һәр ай яки ике ай саен бөтенроссия, халыкара форумнар уздырабыз, – ди ул.

Данис Шакиров Татар эшмәкәрләре җыенының татар авылларын саклап калу юнәлешендәге чара булуын билгеләде. Чөнки авыл җирлегендә үз бизнесын җәелдергән эшмәкәрләр ярдәме белән генә салаларыбыз яши, үсешкә омтыла.


19-21 июль көннәрендә узачак Бөтенроссия Дин әһелләре форумы исә быел 72 Россия төбәгеннән 1100 делегатны бергә җыячак. Август башына Бөтендөнья татар яшьләре форумы билгеләнгән – ул Россия субъектларыннан, якын һәм ерак чит илләрдән 1000 егет-кызны берләштерәчәк. Моннан тыш, Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, башка бер төркем чаралар уза, шул исәптән, бу көннәрдә генә үткәрелгән Татар теле һәм әдәбияты укытучылары съезды да татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнашында узды. Бу чараларны төбәкләрдә дә күтәреп алалар һәм үзләрендә тормышка ашыра башлыйлар.

Шулай ук Данис Шакиров Конгресс канаты астында эшләүче структуралар турында сөйләп китте. Бу оешмалар һәрбер юнәлеш буенча системалы эш алып барырга, һәр категория белән элемтәләр булдырырга, социаль-мәдәни проектларны тормышка ашырырга ярдәм итә, ди ул. Бөтендөнья татар конгрессының шул кадәр куәтле структурасы булдырылган ки, ул бөтен дөнья татарларын берләштерергә мөмкинлек бирә.

Татар халкы турында сүз алып барганда, әлбәттә, милли бәйрәмебез – Сабантуйларга тукталмыйча булмый. Данис Шакиров билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә төрле статустагы Сабантуйлар оештырыла. Әйтик, быелгы Федераль Сабантуйда 41 төбәктән 500 дән артык милли-мәдәни мохтарият вәкилләре катнашты. Бу төбәкләрне берләштерә торган чара.
Бу атнада исә, Курган өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак. Бу Сабан туеның инде форматы бөтенләй башка. Моннан тыш, ике елга бер Бөтендөнья Европа Сабан туе оештырыла. Башкортстан һәм Татарстан арасында дуслык күпере проекты булган Ык буе авыллары Сабан туен да әйтмичә китеп булмый.

Глобаль стратегик рәвештә уйласак, Сабантуйлар ул татар рухын саклау механизмы булып тора, -ди Данис Шакиров.

Матбугат конференциясендә Конгрессның Туризм буенча Дәүләт комитеты белән берлектә гамәлгә ашырылган этник туризм программасы эшлэп килүе дә билгеләп үтелде. Бу программа кысаларында Конгресс төрле төбәкләрдән милләттәшләребезне кабул итү мөмкинлегенә ия. Чөнки Казан – татарның мәркәзе булып тора һәм төрле төбәкләрдә яшәүче татарлар шушы программа кысаларында башкалабызны, Татарстанның төрле тарихи һәм мәдәни объектларын күреп китә ала.

Конгресс тарафыннан оештырылган проектларның тагын берсе – “Татар кызы” халыкара бәйгесе – татар кызларының асыл сыйфатларын чагылдыручы, беренче чиратта кызларның матурлыгын түгел, туган телен, гореф-гадәтләрне белүен бәяләүче бәйге бүгенге көндә бик күп төбәкләрдә, илләрдә уза.

Дөнья буйлап сибелеп яшәгән татарларның барлык яңалыклары исә көн саен Бөтендөнья татар конгрессы сайтында басылып бара, милләттәшләребезнең тормышы белән шуннан танышып барырга мөмкин, дип билгеләде Данис Шакиров.

Футбол буенча дөнья чемпионатына килгәндә, Конгресс җитәкчесенең беренче уррынбасары сүзләренчә, бу спорт чарасы республикабыздан читтә яшәүче татарлар өчен дә зур файда китергән. Милләттәшләребез чемпионатны сәбәп итеп үзләренең нәселләре, ата-бабалары яшәгән урыннарына да барып кайту мөмкинлегенә ия булган. Мәркәзебез Казанда чемпионат матчлары Австралия, Бельгия, Франция татарларына башкалабызда кунак булып китәргә сәбәп булган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*