tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзебезнекен укыйк
Үзебезнекен укыйк

Үзебезнекен укыйк

Балага гаиләдә татар телен өйрәтү турында сүз чыкканда яшь ата-аналар гадәттә балалар өчен кызыклы татар китапларының аз булуы, булганнарының да бизәлеше баланың игътибарын җәлеп итәрлек итеп эшләнмәве турында әйтә.

Бүгенге көндә гаиләдә милли рухны булдыру, баланы кечкенәдән әдипләребезнең әсәрләре белән таныштыру, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт уятыр өчен ата-аналарга үзләренә күбрәк кызыксынырга, эзләнергә кирәк дип саныйм. Бу эштә аларга татар матбугаты яхшы булышчы була ала. Татарстанда балалар өчен махсус «Салават күпере», «Көмеш кыңгырау», «Тылсымлы куллар», «Сабантуй», «Ялкын» журналлары нәшер ителә. Әлеге журналларда сан саен татар фольклоры, татар әдипләре иҗаты, милли гореф-гадәтләр, уеннар, төрле фәннәр буенча белем бирүгә юнәлдерелгән материаллар чыгып килә. Аларның тәрбияве роле зур, шуңа да ата-ана тирән мәхәббәт, соклану белән баласына җиткерә алса. бала күңелендә ул уелып калачак. Бу эшнең төп шарты – теләк һәм милли хәзинәләребезне ярату, хөрмәт итү. Бала күңел җылысы белән сеңдерелгән мәгълүматның бизәлешенә артык зур игътибар бирмәскә дә мөмкин. Бу мәсьәләдә газета-журналлар камилләшүне дәвам иттерергә, ә ата-аналар, аны алга планга куеп, балага өйрәтүдә киртә дип кабул итмәскә тиеш.

Баланың журналлар, китаплар белән кызыксынмавы әти-әниләренең аларга үзләренең битараф булуыннан килә. Әйтик, басма матбугат чаралары арасында бүгенгесе көндә бөтен гаилә яратып укырлык «Сөембикә», «Идел», «Гаилә һәм мәктәп», «Мәйдан» журналлары, «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Мәдәни җомга», «Халкым минем», «Акчарлак» газеталары һәм башка басма матбугат чараларын яздырып алу мөмкинлеге бар. Шуларның берсен сайлап ата-ана укый башлый икән, бу кызыксыну балага да күчә. Аларда көнүзәк мәсьәләләр, бүгенге көн лидерларының уңыш серләре, тормыш кыйммәтләре, дини нәсыйхәт, сәламәтлек һәм табиб киңәшләре, тарихи вакыйгаларга күзәтү һәм тарихи шәхесләр тормышы, психолог киңәшләре, аш-су, шигърият һәм проза, шул исәптән бала тәрбиясенә дә урын бирелә. Газета-журналлар уку башкалар тәҗрибәсе белән танышу, үрнәк кешеләр һәм гаиләләрдән матур яшәү, алдынгы булу үрнәкләрен өйрәнү күңелне баета, балаларыңа шуны җиткерү өчен дә, кулланган кеше өчен, мөһим инструмент булып тора.

Басма матбугатта чыккан материалларны кызыксыз дип, аларны өзек-өзек кенә укыган, даими яздырып алмаган кешеләр ялгыш фикер тудыра. Интернет заманында бу мәгълүматны шуннан гына да алып була дип алдана. Ә бит Интернет газеталар сыман саф татар телендә атнага берничә тапкыр, яисә журналлар сыман аена бер тапкыр саллы материаллар әзерләүгә сәләтле түгел, анда барысы да мәгълүмати кыска формада бирелә. Анда кеше игътибары күбрәк рекламага юнәлдерелә. Шул ук сәламәтлек темасы буенча да реклама бирүчеләр үзләренә отышлы якларны күрсәтү белән генә чикләнә.

Басма матбугатның халыкка мәгълүмат җиткерүдә, шул исәптән тәрбияви ролен аңлар өчен, алар белән ныграк кызыксынырга чакырам. Бүгенге көндә үзеңә ошаган газет яки журналны табуы җиңел, чагыштырып карау өчен аларга бер яисә берничә айга гына язылып карау мөмкинлеге дә бар. Татарстанда яшәүчеләр өчен бер айга язылу бәясе йөз сумнан да артмый. Ярты елга 600-700 сум тирәсе булачак. Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталында, әйтик басма матбугатка басылу өлешендә бу мөмкинлек булдырылган. Гаиләдә балаларыбызга татар телен өйрәтүдә татар басма матбугаты гаять зур булышчы. Башка чит телләрдәге матбугатны укыйбыз дигән сылтау тапмыйча, тәрбияви роле зур булган татар газета-журналларына игътибарыбызны юнәлтик.

Гөлүсә МИФТАХОВА,
Казан
“ХАЛКЫМ МИНЕМ” газетасы
2019 ел, март

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*