tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәтер-хәтирә: ТАССР ның 100 еллыгын каршылап

Хәтер-хәтирә: ТАССР ның 100 еллыгын каршылап

1945 елның сабантуе ничек үткән?

Шәһри Болгар, Алтын Урда чорында кабер ташларының берсендә “фәлән кеше улы фәлән, сабан туе көнендә вафат булды” дип язылган.  1000 ел элек яки узган гасыр башында булган хәлләр (мәсәлән, Русия мөселманнары корылтае) турында кино, видео язмалар, хәтта радио һәм фото репортажлар калмаган. Ләкин милли бәйрәмнәр ул вакытта да үткәрелгән. Һәр сабантуеның үз статусы, үз йөзе булган. Хәзерге сабантуйларда төшерелгән фото видеоязмалар да кабатланмас истәлек булып калачак. Ничек яшәгәннәр, җырлап-биегәннәр, аерым шәхесләрнең буй-сыны, ямьле чырайлары нинди булган? Алар ничек сөйләгәннәр? Кемнәр спортта, сәнгаттә, хезмәттә бүләккә лаек булган?

Архивта сакланган кайбер тасмаларында 1945 нче елның җәй башында, фашизмны җиңеп кайтканнан соң үткәрелгән сабан туен карап була.

Ә менә бу тарих сәхифәсенә яңа гына салынган видео. Аны Австралиянең Аделаида шәһәрендә 15 апрельдә (ул илдә җәй уртасында) үткән сабантуйда төшереп алганнар. Австралия татар мәхәлләсе имамы Булат Ишмөхәммәтовның репортер тәҗрибәсе һәм Казанда яшәгән чакта аның белән “Эфир” телеканалында бергә эшләгән Альберт Хайруллинның монтажлавы, Австралия татар-башкорт җәмгыяте вәкилләре сабан туенда төшереп алган кадрлары бу яңгырлы көнне мәңгеләштергән.

Казаннан килгән популяр җырчы Айдар Сөләймановның шәмсия (зонтик) тотып  җырлау-биюен бер күргән кеше мәңге онытмас. Шатлыклы йөзләрне, татар, башкорт инглиз телендә ясалган чыгышларны, элекке тележуралист, хәзерге мулла Булат хәзрәт укыган дога – болар барысы да милләтебез хәтеренә кереп калыр. Татарстан Республикасының рухи сәләмнәре татар сукмаклары төшкән бөтен җир шарына тарала.

Бу видеоны “Дөнья” студиясенә тәкъдим итүче, Казанда туып үскән Австралия килене Диләрә Вәлиеффка да рәхмәт белдерәбез. Һәр сабантуеның онытылмас йөзе турында  тарихи фото-видео язмаларны “Дөнья” студиясенә җибәрә аласыз.  Хәтердә калган мизгелләрне интернет ярдәмендә киләчәк буыннар да күрсен әйдә!

Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*