tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ифтар өчен азык-төлек җыелмасын Ижауда өч урында тараталар

Ифтар өчен азык-төлек җыелмасын Ижауда өч урында тараталар

Узган елларда Ижау мәчетләрендә Рамазан ае дәвамында һәр көн ифтар мәҗлесләре уза иде. Ризык әзерләү, табын кору өчен башкаланың өч мәчетендә дә шартлар бар. Быелгы вәзгыять мөселманнарны өйләренә япты – ифтар һәм тәравихларны һәркем
аерым кыла. Әмма республика мөфтияте уразада булучыларга ярдәм
итү җаен таба.

Ифтар өчен азык-төлек җыелмасын Ижауда өч урында әзерләп тараталар. Көндезге өчтә башлыйлар, күпләп җыелмаска кирәклеген алдан кисәтеп куйганнар, хәзер дә килүчеләргә ара сакларга кирәклеген искәртеп торалар. Килүчеләрнең яшенә һәм милләтенә карамыйлар, татарлар гына түгел, башка мөселман халыклары кешеләре дә була. Берьюлы берничәне сораучылар бар – туганнары, күршеләре өчен алалар.

“Уразага кердек, мондый ярдәм булганда җиңел ул. Ризык әзерләүче, матди ярдәм күрсәтүче мөселманнарга рәхмәтебез чиксез,” – ди Фәридә Сәлимуллина.

Күп балалы гаиләләргә, мохтаҗларга аерым ярдәм дә каралган – 1500 сумлык азык-төлек җыелмасы. Барлыгы 400-не тутырганнар, аларны инде өйләренә
илттеләр. Мөселманнар гает намазына мәчеткә җыела алуларына бик
тә өмет тота. Монысын инде вакыт күрсәтер.

Фәнзилә Салихова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*