tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Казанда “Ак калфак” укучы кызлар премиясен тапшырдылар

ВИДЕО: Казанда “Ак калфак” укучы кызлар премиясен тапшырдылар

Агымдагы елның 27 апрелендә Казан шәһәре Киров районының “4 нче гимназия-интернаты”нда “Татар хатын-кызлар мәгарифе дөньясы: тарих һәм киләчәк” дигән фәнни-гамәли конференциясе кысаларында “Ак калфак” укучы кызлар премиясен тапшыру тантанасы булып узды.

“Ак калфак” укучы кызлар премиясенең Гран-приена  КФУ каршындагы Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче Татар гимназиясе укучысы Мәликә Мотыйгуллина лаек булды. Лауреатлар булып Мәскәү районы Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиянең 11 сыйныф укучысы Алинә Хөснетдинова, Киров районы “4 нче гимназия-интернат”ның 10 сыйныф укучысы Сәйдә Мөхәммәтҗанова табылдылар.

Гран-при җиңүчесен Луиза Фәсхетдинова тарафыннан махсус ясалган, алтын ука белән чигелгән калфак, зәркән остасы Айрат Шәмсетдинов тарафыннан ясалган фирәзә ташлар белән бизәлгән көмеш алкалар белән бүләкләделәр.

Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, Казан шәһәре Киров районының “4 нче гимназия-интернаты” муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе ярдәме белән оештырылган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*