tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанга Исхакыйның кулъязмалары кайтты

Казанга Исхакыйның кулъязмалары кайтты

Бүген, 7 сентябрь көнне, Гаяз Исхакый исемендәге «Идел-Урал» фонды (вакыфы) җитәкчесе Түләй Дуран тарафыннан Г.Исхакыйның шәхси документларын, көндәлекләрен Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына тапшыру тантанасы узды. Хокукый документны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина белән «Идел-Урал» фонды (вакыфы) җитәкчесе Түләй Дуран имзаладылар.

Мәгълүм булганча, Гаяз Исхакый гомеренең күпчелек өлешен ватаныннан читтә, мөһаҗирлектә уздыра. Аның язма мирасын туплаган шәхси архивы да Төркиядә, кызы проф. Сәгадәт Чагатай нигезләгән “Аяз Таһир Төркестан Идел-Урал Вакыфы” фондларында сакланып, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.

Гаяз Исхакый архивы язучының әдиплек, иҗтимагый-сәяси эшчәнлегенә, шәхси тормышына мөнәсәбәтле документлар тупламыннан гыйбарәт. Биредә 312 берәмлек саклану материаллары җыйналган. Алар арасында Гаяз Исхакый әсәрләренең кулъязмалары, аның 1919 елдан алып вафатына кадәр алып барылган хатирә дәфтәрләре, эш кәгазьләре, төрле оешмаларга юлланган мөрәҗәгатьләре, хатлары, фотосурәтләре һ.б. бар. Аларның күпчелеге Гаяз Исхакыйның үз кулы белән язылган, татар, төрек, инглиз, алман телләрендәге оригинал документлар. Шулай ук биредә Сәгадәт Чагатай тарафыннан язылган 32 көндәлек дәфтәрләре дә кыйммәтле мирас буларак урын алган.

Г. Исхакый һәм аның кызы Сәгадәтнең язмалары Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының мирасханәсендә сакланачагын ассызыкладылар һәм алар якын арада галимнәр тарафыннан өйрәнелә башлыячагын да искәрттеләр.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисова да катнашты. Үз чиратында ул Түләй Дуранга татар конгрессының рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Шулай ук очрашуда Гаяз Исхакый премиясе лауреаты Лена Гайнанова, язучы-тәнкыйтьче, профессор Фоат Галимуллин, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова һ.б. катнаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*