tatruen
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары / «Конгресс мөнбәре» — Тәбрис Яруллин

«Конгресс мөнбәре» — Тәбрис Яруллин

29 октябрьдә «Татарча диктант» акциясе узачак. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше диктант язуда катнашып татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала.

“Татарча диктант” – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе. Бүгенге көндә безнең алда татар теленең кулланылыш өлкәсен киңәйтү соравы тора. Соңгы вакытта Татарстан Республикасының төрле өлкәләрендә барган мөһим үзгәрешләр Татарстанның дәүләт һәм башка телләрен саклауга мөмкинлек тудыралар. Татар теле үсеше өчен шартлар тудырыла, татар халкының тарихына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, традиияләренә кызыксыну арта. Шулай да, татар телендә сөйләшү проблемасы бүген дә актуаль.

«Татарча диктант» Казан, Мәскәү, Санкт-Петербур, Иҗау, Уфа, Екатеринбург, Төмән, шулай ук Казахстан (Павлодар) белән Кыргызстан (Бишкәк) шәһәрләрендә оештырылачак.

afisha-tat

Акция 29 октябрь көнне сәгать 11:00 дә бер көнне һәм бер вакытта Татарстанда, Россия, шулай ук Казахстан һәм Кыргызстан шәһәрләрендә башланачак. Катнашучылар татар теленнән орфографик һәм грамматик хаталарын тикшерер өчен татар әдәбиятының классик язучысы Әмирхан Еникинең “Җиз кыңгырау” әсәреннән өзек язачаклар. Татар теленнән диктантларны күренекле тел белгечләре, профессорлар һәм филология фәннәре докторлары тикшерәчәк. Белем бирү акциясенең һәр мәйданында диктант текстын атказанган сәнгать эшлекләре, язучылар һәм билгеле алып баручылар укыячак.

Казанда “Татарча диктант” Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узачак (Татарстан ур., 2, 3 этаж, актлар залы). Диктант текстын Татарстан Республикасының атказанган артисты, Г.Камал театры актеры Фәнис Җиһанша укыячак.

Һәр теләгән кеше диктант язуда катнашып татар телен белү дәрәҗәсен сынап карый ала. Теркәлү diktant.tatar сылтама аша.

Акцияне оештыручылар – Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының яшьләр һәм спорт министрлыгы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*