tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сөргендәге коръән китабы Ватанына кайтты

Сөргендәге коръән китабы Ватанына кайтты

28 апрель көнне Бөтендөнья татар конгрессында бик кызыклы – тарихи очрашу булды. Кырым татарлары Мәҗлесенең Тышкы элемтәләр Идарәсе җитәкчесе Али Хамзинга истәлекле ядкарь – тарихи корьән тапшырылды.

Бу корьәннең тарихы да бар. Алушта районы Олы-Үзән авылында яшәгән Умия Бехир кызы Факидова 1944 елда Кырым татарларының депортацияләгән вакытында, үзе белән әлеге изге китапны ала һәм аны гомере буе кадерләп саклый. Ул үзе Үзбәкстанның Алмалык шәһәрендә яшәп гүр иясе була. Оныгы Гөлнара Әнвәр кызы Усеиновага әлеге корьән китабын Кырым җиренә кайтаруны васыять итеп калдыра. Кырым татарлары Мәҗлесе  делегациянең Казанга сәфәре вакытында бу аманәт үтәлде.

Дулкынландыргыч очрашу вакытында Гөлнара Усеинова үз гаиләсенең, кардәшләренең ата-баба Ватанына кайтырга теләвен әйтте, Россия ватандашлыгын алу шартлары белән кызыксынды. Али Хәмзин бу мәсьәләне хәл итү юлларын әйтте. Ул Кырымга кайтучыларга тизрәк ватандашлык бирү өчен күрелгән чаралар күрелгәнен белдерде. Хәзерге вакытта Гөлнара Усеинова Казанда тора, Россия ватандашлыгын алу юлларын эзли. Аның гаиләсенең Кырымга кайтуы, ватандашлык алу гамәлләре Үзбәкстанның, РФ Миграция хезмәтенең, Кырым Республикасының һәм Татарстанның рәсми органнары вакәләтендә.  Хәзер бу төеннәрне чишү юллары җайга салына.

Бөтендөнья татар конгрессы рәисе  Ринат Закиров милләтнең берләшүгә теләге булганда, барлык кыенлыкларны да җиңеп чыгырга мөмкин дип саный. Аның фикеренчә, истәлекле Корьән Кырымдагы музейларның берсендә киң халыкка күрсәтелергә лаеклы.

Гөлназ Шайхи, Римзил Вәли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*