tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Камал театры селфи бәйгесе игълан итә

ВИДЕО: Камал театры селфи бәйгесе игълан итә

Камал театры брендлы метро поезды янында иң матур селфига бәйге игълан итә. Исегездә булса, октябрь аенда театр Казан метросы белән берлектә “Театраль поезд” булдырды. Камал театры төсләре белән бизәлгән поезд гыйнвар уртасына кадәр йөриячәк.

Бәйгедә катнашу шартлары:
2 декабрьдән 20сенә кадәр театраль поезд янында селфи төшәргә;
Фотоны ВКонтакте яки Инстаграмдагы (лента яки история) үзеңнең сәхифәңә урнаштырырга һәм #Театральныйпоезд хэштегы куярга. Аккаунт ачык булырга тиеш;
Фотода Камал театрын @kamalteatr билгеләргә һәм безнең сәхифәләргә язылырга.
Иң күп лайк җыючылар җиңү яулаячак.

Бәйгенең нәтиҗәсе татар театрының туган көнендә – 22 декабрьдә игълан ителәчәк. Бәйгенең бүләкләр фонды: фирменный шарф, стена календары, көндәлек һәм спектакльләргә чакыру билетлары.

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*