tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Дөнья” студиясендә кунакта Башкортстанның Балтач районында яшәүче шагыйрә, язучы Гөлнара Шәймөхәммәтова (Гөл Мирһади)

ВИДЕО: “Дөнья” студиясендә кунакта Башкортстанның Балтач районында яшәүче шагыйрә, язучы Гөлнара Шәймөхәммәтова (Гөл Мирһади)

Гөлнара Шәймөхәммәтова  1971 нче елның 23 апрелендә Башкортстанның Балтач районы Түбән Карыш авылында туган. Шигырьләр, проза әсәрләре иҗат итә. Балалар ярата.

Ире белән алар 4 балалары янына тагын 7 ятимне сыендырган. Аларга әти-әни назы бүләк итәләр. Ни өчен алар бу адымга бара? Гөлнара Шәймөхәммәтова белән әңгәмәне карагач, әлеге ханымның күңел халәтен, аның олы йөрәкле зат икәнлеген үзегез дә тоярсыз. Шигырьләрен дә ишетерсез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*