tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Казахстан татарлары Татарстан Президентыннан эстафетаны кабул итеп алды

ВИДЕО: Казахстан татарлары Татарстан Президентыннан эстафетаны кабул итеп алды

Казах халкының бөек шәхесе, шагыйрь Абайның тууына 175 ел булу уңаеннан, узган елның июль аенда Нур-Султан шәһәрендәге 9 яшьлек кыз челлендж башлап җибәргән иде. Аны Республика Президенты Касым-Жомарт Токаев та хуплап кабул итә. Эстафета  22 нче гыйнвар көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка килеп җитте. Ул аңа бик теләп кушыла һәм дәвам итүне Казахстан татарларына тапшыра. Бүген Казахстанның татар һәм башкорт конгрессы җитәкчесе Тәүфыйкъ Кәримов бөек әдип Абайның әсәреннән өзек укыды. Һәм эстафетаны Белоруссиягә тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*