tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Татар ата-аналары туган телне яклау өчен берләшәләр!

ВИДЕО: Татар ата-аналары туган телне яклау өчен берләшәләр!

Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуны яклаучы ата аналар тупланырга, милли мәсьәләләрне  бергәләшеп хәл итәргә тырышалар. Алар торган саен ишәя бара.

 Балаларына татар телен туган тел буларак та, Татарстан республикасының теле буларак та өйрәтү өчен көрәшүче ата-аналарның иҗтимагый оешмасын җитәкләүче Илсия Әхмәтгалиева һәм Ксения Зарипова белән “Дөнья” студиясендә  журналист Римзил Вәлиев сөйләште.

  Татар ата-аналарының 17 ноябрьдә “Казан” мили-мәдәни үзәгендә  үтәчәк конференциясендә катнашырга, туган телне өйрәнүгә ярдәм итәргә теләүчеләр vk.com челтәрендәге“Татар ата аналары”  төркеменә мөрәҗәгать итә алалар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*