tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Милли тормыш һәм дин” VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы пленар утырышының икенче өлеше узды

“Милли тормыш һәм дин” VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы пленар утырышының икенче өлеше узды

19 май көнне, төшке аштан соң, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында “Милли тормыш һәм дин” VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы пленар утырышының икенче өлеше узды.

Утырышның әлеге өлешендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе,  мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөфтиләр шурасы рәисе  урынбасары, Россия мөфтиләр шурасы аппараты җитәкчесе, Мәскәү өлкәсе имам-мөхтәсибе Рушан хәзрәт Аббясов катнаштылар. Шулай ук Форумда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы хөкүмәт әгъзалары, җәмәгать эшлеклеләре дә бар иде.

Гадәт буенча, утырыш Коръән сүрәләре белән башланып китте. Соңыннан сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы  Миңнеханов чыгыш ясады һәм халкыбызның мәнфәгатьләре өчен күп хезмәт куйган хөрмәтле дин әһелләренә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Мәдәниятне һәм рухи-әхлакый традицияләрне үстерүгә, тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны ныгытуга зур өлеш кертүләре өчен “Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем белән Ильяс Гаффаров (Чиләбе өлкәсе Магнитогорск шәһәренең 92 нче мәчет-мәхәллә имам-хатыйбы, «Сөмбелә» ансамбле җитәкчесе, Магнитогорск шәһәре «Халыклар дуслыгы йорты» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе концертмейстеры) һәм Рафис Шәйхәйдәров (Башкортостан Республикасы Балтач мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе, Балтач муниципаль районы «Район Мәдәният сарае» муниципаль автоном учреждениесенең XVIII гасыр мәгърифәтчесе Габдулла Галиев (Батырша) музее мөдире) бүләкләнделәр. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатлары белән Фәһим Әхмәтгалиев (Алтай крае мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасы рәисе – Барнаул шәһәре җәмигъ мәчете мәхәлләсе имам-хатыйбы, «Алтай крае татарларның милли-мәдәни төбәк мохтарияте» иҗтимагый оешмасы әгъзасы), Ислам Зарипов (Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасы Мәскәү җәмигъ мәчете имам-хатыйбы) һәм Минхәйдәр Йосыповны (Канаш шәһәре, Чувашия Республикасы – «РЭМИСС» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры) бүләкләде.

Пленар утырышта Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе,  мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөфтиләр шурасы рәисе  урынбасары Рушан хәзрәт Аббясовка, Россия Ислам институты ректоры, Бөтендөнья татар конгрессы каршында Дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Советы рәисе Рәфыйк Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Баш казые, Татарстан Республикасы Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Россия Федерациясе мөселманнары  Үзәкләштерелгән дини оешмасының Мәскәү Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ислам хәзрәт Зарипов, Мордовия Республикасы мөселманнары  Диния нәзарәте рәисе  Илдус хәзрәт Исхаков, Уфа шәһәре Киров районы “Ихлас” җирле дини оешмасының яшьләр шурасы рәисе Альфред хәзрәт Дәүләтшин чыгыш ясадылар.

Искәртеп китәбез, быелгы Форумда Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 68 төбәгеннән 1050 делегат  катнаша. Иң ерак төбәкләр: Сахалин өлкәсе, Приморье крае, Еврей Автоном өлкәсе, Амур өлкәсе, Хабаровск крае, Магадан өлкәсе. Беренче тапкыр катнашучы төбәкләр исемлегендә: Еврей Автоном өлкәсе, Амур өлкәсе, Хакасия Республикасы, Брянск өлкәсе, Лепецк өлкәсе. Татар дин әһелләре форумына килгән иң зур делегация Башкортостан Республикасыннан, әлеге регионнан барлыгы 140 дин әһеле катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*