tatruen
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары / Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 85 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 85 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә.

2 декабрь көнне “Казан” милли мәдәният үзәгендә халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, галим Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 85 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

доки 007Әдәбият кичәсен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы  Закиров ачып җибәрде. Ул язучы-галим Мәһдиев белән якыннан таныш булуы һәм язучы турында булган хатирәләре турында сөйләде. “Мин шәһәр, район, авыл китапханәләрендә булганда гел кызыксынып йөрим, укучы нинди китапларны яратып укый дигән соравыма, “Мәһдиев китапларын укучылар үз итәләр, алар иң күп укыла торган китаплар исемлегендә” дигән җавапны ишеткәч шатланып куям. Татар халкының көнкүреш тормышын, авыл кешесенең тормышын шулай нечкә итеп тоемлап һәм оста итеп кәгазьгә төшергән язучыбыз өчен горурлык хисе туа” – дип үз фикерләре белән бүлеште Ринат Закиров.

Бәйрәмгә ямь өстәп Мөхәммәт Мәһдиевнең дуслары, хезмәттәшләре, студентлары чыгыш ясадылар. Араларында әдәбият галимнәре Тәлгать Галиуллин, Фоат Галимуллин, язучы-шагыйрьләр, Тукай премиясе лауреатлары Марсель Галиев, Ркаил Зәйдулла һ.б. булды.

Г.Камал исемендәге театр артистлары, нәфис сүз осталары:  Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиев, Наил Дунаев, Хәлил Җәләлов, Әсхәт Хисмәт, Искәндәр Хәйруллин, Фәннүр Мөхәмәтҗанов һ.б. Мөхәммәт Мәһдивнең әсәрләреннән өзекләр укыдылар.

Кичәнең музыкаль өлешендә тамашачыларны  үзенең җырлары белән Шамил Әхмәтҗанов, Гөлзада Сафиуллина, Фердинанд Фәтхи, Рөстәм Закиров, Айдар Габдинов, Сиринә Зәйнетдинова, Гөлшат Имамиева, Чулпан Әхмәтҗәнова кебек җырчылар, гармунчы Вәис Бәйрәмов сөендерделәр. Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры кичәнең милли моңын, аһәңен тудырдылар.

доки 131Әдәби-музыкаль кичәне йомгаклап Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы – Гәүһәр Хәсәнова чыгыш ясады. “Мин әтием белән бик горурланам, чөнки ул миңа барысын да өйрәтте. Мин аңа гомерем буе рәхмәтле булачакмын. Әтинең исемен мәңгеләштерү максатыннан Мөхәммәт Мәһдиев урамын булдыру эше белән дә йөрим. Хәзерге вакытта Мәһдиев фамилиясе топонимика комиссиясенең исемлегенә кертелде һәм үз чиратын көтә” – дип үз фикерләре белән бүлеште Гәүһәр Хәсәнова.

Шулай ук кичә барышында залга җыелган тамашачылар экраннан махсус әзерләнгән видео рәтләрне дә күзәтеп утырдылар. Әлеге видео рәтләрдә Мәһдивнең фотолары, видеоязмалары, үз тавышының аудио язмасы, Мәһдиев турында халкыбызның мәшһүр галим, язучылары сөйләгән хатирәләр, архив материаллары урын алды.

Әлеге гүзәл тамашаның режиссеры Халисә Исмәгыйлева һәм сценарий авторы Халисә Хәкимуллина булдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*