tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Томск өлкәсендә татарча онлайн-курс эшли башлады

ВИДЕО: Томск өлкәсендә татарча онлайн-курс эшли башлады

“Очрашу урыны – Казан” тапшыруында кунакта -Томск өлкәсеннән килгән тел белгечләре. Алар узган елның август аенда үзләрендә татар телен өйрәнү буенча курслар башлап җибәргән. Кунаклар әлеге видеоязмада шул проектның ничек барлыкка килүе хакында сөйли.

Берничә кешедән торган төркем -интернационал. Лена Сафиуллина- Томск өлкәсенең татар мәдәни үзәге методисты. тумышы белән Саба районыннан.

Ольга Нагель- инглиз теле укытучысы. Томск фәнни-тикшеренү университеты профессоры. “Татар теле буенча онлайн-курслар эшләүдә катнашу,  минем өчен бик кызыклы булды. Мөгаллим буларак та, пихолог буларак та, телне үзләштерү нечкәлекләрен, бу очракта татар телен, үзем өчен яңа яктан ачтым.”-ди ул.

Денис Токмашев- тюрколог. Ул татар телен тарихи яктан да өйрәнә, башка төрки телләр белән дә чагыштыра. Нәтҗәдә, алар төзегән татар телен өйрәнү курслары белән хәзер төрле милләт вәкилләре кызыксына.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*