tatruen
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары / Матбугат-конференция “Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены”

Матбугат-конференция “Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены”

29-30 октябрь көннәрендә Казанда Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены уздырылачак. Анда илнең 41 төбәгеннән 150 ләп делегат килүе көтелә. Җыенга чакырылучылар арасында Приморскье, Красноярск, Пермь крайлары, Иркутск, Томск, Новосибирск, Омск, Төмән, Чиләбе, Свердловск, Курган, Киров, Ульяновск, Самара, Саратов, Оренбург, Волгоград, Әстерхан, Пенза, Мәскәү, Рязань өлкәләре, Удмуртия, Мари Эл, Чувашия Республикалары, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре вәкилләре бар.

Бөтенроссия туган як тарихын өйрәнүчеләр җыены вакытында төбәк тарихы буенча нәшер ителгән китапларның күргәзмәсе дә оештырылачак.

Бу уңайдан 2015 елның 27 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында матбугат–конференциясе уздырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*