tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Р.Миңнеханов Медицина хезмәткәрләре көне белән котлый (ВИДЕО)

Р.Миңнеханов Медицина хезмәткәрләре көне белән котлый (ВИДЕО)

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын йөрәктән тәбрик итәм! Бик борынгы заманнардан ук сез башкарган хезмәт намуслылык, шәфкатьлелек, миһербанлык һәм кешелеклелек сыйфатларының чагылышы булып тора. Кешеләрнең авырту-сызлауларын үз йөрәгегез аша уздырып, аларның күңелендә ышаныч һәм өмет чаткысы уяту җиңел түгел.

Күренекле якташыбыз В.М. Бехтеревның: «Әгәр табиб белән сөйләшкәннән соң авыруның хәле яхшырмаса, димәк, ул табиб түгел», – дигән гыйбарәсе моны ачык дәлилли. Безнең зур рухи хәзинәбез дип танылган кешеләр һәм аларның сәламәтлеген кайгырту – хакимият органнары эшчәнлегенең иң өстенлекле бурычы.

Республикада сәламәтлек саклау системасын үстерү буенча эзлекле эш алып барыла. Милли проектлар һәм максатчан программалар кысаларында югары технологияле яңа үзәкләр төзелә, хастаханәләрдә һәм поликлиникаларда җиһазлар яңартыла. Матди-техник базаны ныгыту һәм әлеге тармакта заманча алдынгы технологияләрне кулланышка кертү белән бергә без һәркем файдалана ала торган медицина ярдәмен оештыру, бу өлкәгә кадрлар әзерләү һәм аларга төрле яклап булышлык итү юнәлешендә зур көч куябыз.

Соңгы вакытта медицина тармагының үсеше җәмгыятебезнең иминлеген тәэмин итүдә зур роль уйный. Коронавирус йогышлы авыруы таралу шартларында нәкъ менә сез бөтен авырлыкны үз өстегезгә алдыгыз, сәламәтлегегезне куркыныч астына куеп, кешеләрнең гомерен саклап калу хакына иң алгы сафларда фидакарьләрчә хезмәт итәсез. Илебез сәламәтлек саклау тармагының иң яхшы үрнәкләрен дәвам итеп, лаеклы рәвештә татарстанлыларның хөрмәтен казандыгыз.

Гражданнар сәламәтлеге сагында торган һәрбер медицина хезмәткәренә олы рәхмәт сүзләре һәм ихлас ихтирамымны җиткерәм.  Киләчәктә дә һөнәри уңышлар, нык сәламәтлек, сезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм бәрәкәтле тормыш телим!

 Р.Н. Миңнеханов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*