tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илһамнан фатиха алган Разия Гайнуллина хисап тота

Илһамнан фатиха алган Разия Гайнуллина хисап тота

Razia2Разия Гайнуллинаның татар мәдәниятына хезмәт итүенә 45 ел тулуга багышланган иҗат кичәсе Чаллы шәһәренең “Энергетик” сараенда 1 мартта үтәчәк.

Ул  1946 елның 8 февральдә Татарстанның  Норлат районы Биккол авылында туган. Мәктәпне Ташкентта тәмамлап, ул  Илһам Шакиров фатыйхасы белән җырчы һөнәрен сайлаган, Казан музыка училищесын, Казан педагогия институтының музыка факультетын, Казан  консерваториясенең аспирантурасын тәмамлаган, музыка училищесында укыткан, Татарстанның Ташкенттагы вәкилчелегендә хезмәт иткән, Норлат хакимиятендә башлык урынбасары булып эшләгән.

Хәзер ул Чаллы татар драма театрында музыка бүлеген алып бара. Разия Гайнуллина даими рәвештә радио, телевидение аша чыгыш ясый. Татарстан радиосында җыр язмалары саклана,  бик күп концерт программалары әзерләгән.

1 мартта Чаллының “Энергетик”сараенда Разия Гайнуллинаның  иҗади хисабы милләтебез өчен бүләк булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*