tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Мәскәүдә татарлар белән аралашты

Милли Шура рәисе Мәскәүдә татарлар белән аралашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Мәскәүгә эшлекле сәфәре кысаларында Үзәк федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән аралашты. Очрашуда Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Иваново, Калуга, Кострома, Рязань, Смоленск, Тамбов, Тверь, Ярославль өлкәләреннән оешма вәкилләре һәм Мәскәү шәһәре яшьләр оешмалары вәкилләре катнашты.

Иң беренче итеп, Васил Шәйхразиев мәскәүлеләргә Татарстаннан кайнар сәламнәр җиткерде. Аннары Олимпия уеннарында Россия хоккей командасының финалга узып, Германияне овертаймда җиңүе һәм алтын медаль яулавы уңаеннан сөенече белән уртаклашты.

  • Безнең команда яңадан Россиянең куәтен, көчен һәм абруен дәлилләде. Димәк, алга барабыз. Алга таба эшләр бар, өметләр бар, мөмкинлекләр бар.

Аннары Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге, форумнары турында сөйләде. Татар эшмәкәрләре съезды, төбәкне өйрәнүчеләр форумын уздыру мәсьәләләренә җентекләп тукталды.

  • Бөтен дөнья буйлап 8 миллион татар яши. 5 миллионы Россиядә гомер итә.  Мин һәрчак әйтәм, Америкада булсынмы ул, Австралиядәме, һәрбер татар иртән уянгач, татар дөньясында булган хәлләр, вакыйгалар белән кызыксынырга тиеш. Моның өчен Бөтендөнья татар конгрессының сайты бар. Без хәзер ТНВ-планены бик үстерәбез. Безнең максатыбыз дөнья буйлап сибелгән татарларга үз телен, динен, традицияләрен сакларга ярдәм итү, – дип ассызыклады Васил Шәйхразиев.

Милли Шура рәисе татар телен укыту белән туган вәзгыятькә дә тукталып үтте. Аның сүзләренчә, бу татарлар өчен зур дәрес булды, халкыбызга берләшергә этәргеч бирде. Шулай ук Васил Шәйхразиев Татарстаннан читтә яшәүче татар яшьләренең телләрен оныта баруына борчуын белдерде. Алар инде “әти”, “әни”, “ипи”, “тоз”дан башканы белми, ди ул. Әмма ул ассызыклап үткәнчә, иң мөһиме, алар үзләрен татар дип саный һәм  төбәкләрдә телне өйрәнергә теләкләк белдерәләр.

Аннары Васил Шәйхразиев татар оемалары вәкилләренең сорауларына  җавап бирде. Татар җәмәгатьчелегенең үзара эшчәнлек, уртак чаралар турындагы сорауларына җавап бирде.

Владимир өлкәсе вәкиле төбәкләрендә татар телен өйрәтүдә кадрлар мәсьәләсендә кыенлыклар булуын билгеләп узды. Казаннан Владимир өлкәсенә укытырга килергә теләүчеләр юк, дип борчуын белдерде ул.  Бөтендөнья татар конгрессыннан бу мәсьәләдә теләктәшлек сорады. Төрле проектларны тормышка ашыруда грантлардан файдалану, телне өйрәнүдә мәгълүмати технологияләр һ.б. мәсьәләләр күтәрелде. Очрашу барышында төбәктәге җитәкчеләр белән ешрак очрашырга кирәк дигән тәкъдим яңгырады.

Кичен Васил Шәйхразиев “Хәрәкәт” татар яшьләре көннәрендә катнашачак. Гадәттәгечә, бәйрәм кысаларында “Хәрәкәт” яшьләр проектларының еллык премияләре дә тапшырылачак.

Барлыгы Үзәк федераль округында 269164 татар гомер итә, алар арасында  Владимир өлкәсендә – 7332, Воронеж өлкәсендә – 3340, Иваново өлкәсендә– 6696, Калуга өлкәсендә – 4206, Кострома өлкәсендә – 2224, Курск өлкәсендә – 1279, Липецк өлкәсендә – 1972, Мәскәү өлкәсендә – 56202, Рязань өлкәсендә 4941, Смоленск өлкәсендә – 2239, Тамбов өлкәсендә – 2292, Тверь өлкәсендә – 5859, Тула өлкәсендә – 7878, Ярославль өлкәсендә – 4982, Мәскәүдә– 149043.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*