tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Чаллыда узган Татар халкының үсеш стратегиясенә багышланган зональ утырыш

ВИДЕО: Чаллыда узган Татар халкының үсеш стратегиясенә багышланган зональ утырыш

Чаллыда узган стратегиягә багышланган утырышта документның эскизы Минзәлә, Актаныш, Мөслим, Түбән Кама, Сарман, Зәй, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе районнарыннан җыелган халыкка тәкъдим ителде. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев стратегиянең ничек эшләнеше, алга таба аның нинди документ булачагы хакындагы сөйли. Видеоязмада шулай ук, очрашуда яңгыраган чыгышларны, фикерләрне ишетә аласыз.

Чаллыда яшәүче танылган язучыларыбыз Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлимнәрнең стратегия хакындагы уйланулары, тәкъдимнәре дә бирелгән. Видеоязманы караганнан соң, сездә дә стратегиягә кагылышлы уй-фикерләр туа икән, сез алар хакында сайт аша юллый аласыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*