tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Изге Болгар җыенында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышы

ВИДЕО: Изге Болгар җыенында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышы

“Бүген без бу изге җирдә борынгы әби-бабаларыбызны искә алу өчен җыелдык. Бу җирдә әби-бабаларыбыз тарихи карар кабул иткән,бу җир безнең өчен изгегә әверелгән. Без бирегә килгән саен бу җирнең ничек үзгәрүен күрәбез. Моның өчен «Яңарыш» фондына,беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевка олы рәхмәтебезне белдерәбез. Бу объект Россия өчен генә түгел,бөтен мөселман дөньясы өчен кадерле. Ул ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән һәм БМО тарафыннан саклана” – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты үсеп килүче буынны тәрбияләү, биредә узган елда беренче шәкертләрен кабул иткән Болгар ислам академиясенең әһәмиятен билгеләп үтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*