tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Казан” бию ансамбленең Үзбәкстанда узган гастрольләреннән истәлекле мизгелләр

ВИДЕО: “Казан” бию ансамбленең Үзбәкстанда узган гастрольләреннән истәлекле мизгелләр

2018 нче елның 4-13 нче октябрь көннәрендә Татарстанның горурлыгы булган “Казан” бию ансамбле Үзбәкстанда гастрольләрдә булды. Ташкент, Сәмәрканд, Бохара һәм Навои шәһәрләрендә яшәүчеләр “Дөнья халыклары биюләре” программасын тамаша кыла.

Ансамбльнең иҗади сәфәрен  Үзбәкстандагы татарлар моннан берничә ел элек тә бик җылы кабул иткән иде. Ниһаять, артистлар аларны кабат сөендерде.

Чыгышлар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси ярдәме һәм Үзбәкстан Республикасының мәдәният министрлыгы чакыруы белән тәкъдим ителә.

Иҗади сәфәр планлаштырылган һәр шәһәрдә кунакларны көтеп алалар.Тамашалардан соң Үзбәкстан татарлары күңелләренә җыелган хис-кичерешләрен әйтеп калырга тырыша.

Залга җыелучыларны сәхнәдәге биюләр, кастюмнарның зәвыклы булуы, артистларның профессиональлеге таң калдыра. Аларны алкышларга, чәчәкләргә күмәләр.

Артистлар сәфәрдән онытылмас хатирәләр туплап кайтты. Гастрольләрнең иң матур мизгелләрен видеоязмадан карый аласыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*