tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Казанда “Җәдид-Фест” заманча татар яшьләре фестивале узды

ВИДЕО: Казанда “Җәдид-Фест” заманча татар яшьләре фестивале узды

Казанда “Җәдид-Фест” заманча татар яшьләре фестивален үткәрделәр. Быел ул  Яңа Татар бистәсенә – 270 ел булуга багышлана. Атаклы мех фабрикасы музее белән танышу, бистәнең мәчетләре, сәнәгать зоналары буенча экскурсияләр. Һәм елдагыча – күргәзмә, перформанс, лекторийлар. Шул исәптән ТАССРның 100 еллыгына багышланганнары.

Ике ел рәттән уздырылучы “Җәдид-фест”ның максаты нәрсәдә соң? Мин татарча сөйләшәм, Печән базары, 50 мең тамашачыны җыйган Таткультфесттан ул ни белән аерыла? Гомумән, Республикадагы бу чагыштырмача яңа агым – заманча татар яшьләре мәдәнияте – ни белән яши? Казан халкы мондый чараларны ничек кабул итә? “Яңа гасыр” каналында әзерләнгән сюжетны карарга тәкъдим итәбез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*