tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Рөстәм Миңнеханов һәм Алтай Көлгинов Казахстанда Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

ВИДЕО: Рөстәм Миңнеханов һәм Алтай Көлгинов Казахстанда Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Көнбатыш-Казахстан Хакиме Алтай Көлгинов татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәм казах шагыйре Абай Кунанбаев һәйкәленә чәчәкләр салды.

Татарстаннан килгән кунакларны Тукай һәйкәле янында шагыйрьнең шигырьләрен татар һәм казах телләрендә сөйләп каршы алдылар.

Бүгенге көндә Уральск шәһәрендә бөек шагыйрьнең музее эшли, Габдулла Тукай исемендәге скверда шагыйрьгә һәйкәл куелган. Казахстанда яшәүче татарлар Габдулла Тукайга багышланган әдәби кичләр уздыра, төрле чаралар үткәрә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*