tatruen
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары / Сәйдә Мөхәммәтҗанова яшьләр форумында “Туган тел”не җырлады

Сәйдә Мөхәммәтҗанова яшьләр форумында “Туган тел”не җырлады

Россиянең Беренче телеканалында үткәрелгән “Голос” бәйгесендә татарча моңлы итеп җырлап дөньяны шаккатырган Сәйдә Мөхәммәтҗанова Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашып, форум ябылышында күмәк башкарылган “Туган тел” җырын башлап җырлаучы булды.

  “Дөнья” студиясе хәбәрчесе аны форум делегатлары белән бергә ашханәдә очратып, кыска гына әңгәмә корган иде. Сәйдә Мөхәммәтҗанова форумны кызыклы һәм файдалы чара дип бәяләде һәм милли моң яратучыларны үзенең 12 августта Казанның “Туган авыл” тамаша үзәгендә үтәчәк концертына чакырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*