tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сөембикә Казан кирмәненә кайчан кайтыр?

Сөембикә Казан кирмәненә кайчан кайтыр?

Якшәмбе көнне, 28 июльдә Сөембикә-ханбикә турындагы мәйдан тамашасы Казан кирмәнендә сынау рәвешендә уйнап күрсәтелде.

соембикэ

Бер төркем сәнгатькәрләрнең Фәридә Бибарсова җитәкчелегендә милли тарих манзараларын Казанның күргәзмәләр үзәгендә һәм Татар бистәсендә күрсәтүе казанлыларда зур кызыксыну уяткан иде. Мондый тарихи тамаша Казан кирмәнендә уйналса бигрәк тә бигрәк кызык булачак. Чөнки ханбикә дә, Колшәриф тә, башка тарихи шәхесләр дә Казанда яшәган, аның белән бергә кайгы һәм шатлык кичергәннәр.

Фәридә Бибарсова Казан Кирмәнендә кую өчен махсус театралләштергән композиция әзерли. Якшәмбе көнне аның беренче варианты Кирмән диварлары янында күрсәтелде. Сәхнәдә Сөембикә-ханбикә сәнгатькәрләр белән очраша, аларның чыгышлары белән таныша. Халыкның төп байлыгы – әдәбият, сәнгать, иҗат икәнлеген күрсәтүче тамашада җырчы Мингол Галиев, Казан театрлары артистлары, студентлар һәм сәнгать белем укытучылары катнашты. Куючы режиссер Марсель Мөбәрәков, сценарий авторы Илсияр Шиһапова костюмнар остасы Лариса Смирнова һәм тамашада уйнаучы артистлар Казан кирмәнендә уйналачак күренешләр әзерләүне дәвам иттерәләр.Кирмән таш диварлары арасында чын тарих каһарманнары, алар катнашкан сәхнә әсәрләре бирегә килүче туристлар игътибарына даими рәвештә тәкъдим ителәчек.

Римзил Вәли

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*