tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бурятиядә ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасына старт бирелде
Бурятиядә ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасына старт бирелде

Бурятиядә ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасына старт бирелде

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев федераль округлар буенча татарлар белән очрашуын башлап җибәрде. Иң беренче булып, Милли Шура рәисе Байкал төбәгенә килде. Бүген Улан-Удэ шәһәрендә Байкал төбәге татар иҗтимагый оешмалары активы җыелды.

Очрашуга җыелучыларга Бурятия татарлары мохтарияте тарафыннан әзерләнгән “Сказание о древних татарах” видеоролигы күрсәтелде. Иң беренче сәламләү сүзләрен Бурятия татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Саҗидә Баталова ирештерде. Ул Татарстан Республикасы Бурятия татарлары мохтариятенә күрсәткән зур ярдәме өчен рәхмәт әйтте.

  • Ерак Көнчыгышта һәм Себердә без беренчеләрдән булып ТАСССРның 100 еллыгын бәйрәм итү эстафетасын башлавыбыз символик характерга ия. Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия өчен мөһим булган бу вакыйга Бурятия татарлары милли-мәдәни мохтариятенә 15 ел тулу белән туры килде. 8 миллион татарның 6813е генә Бурятиядә гомер итсә дә, без татар халкының бик тә лаеклы өлеше, – дип билгеләде Саҗидә Баталова.

Аннары татарларны Бурятия Республикасы администрациясе башлыгы урынбасары Михаил Харитонов һәм Улан-Удэ шәһәре мэры урынбасары Светлана Трифонова сәламләде.

Байкал төбәге татарлары белән очрашу – ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагы эстафетасына да старт булып тора. ТАССРның 100 еллыгы флагы барлык федераль округлар буенча йөреп чыгачак. Васил Шәйхразиев бу тантаналы чарага башлангыч бирде.  Бурятия Республикасы татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Саҗидә Баталова, Забайкалье крае татарлары җәмгыяте җитәкчесе Таһир Әгъләмов һәм Иркутск өлкәсе “Татар-башкорт мәдәният үзәге” оешмасы рәисе Рәмис Солтанов үз субъектларының символын беркетте.

Аннары Васил Шәйхразыев сүз алып, округлар буенча татарлар белән очрашуның әһәмиятен ассызыклап китте. Ул агымдагы елның мөһим дататаларга, вакыйгаларга бай булуын билгеләп узды һәм татарлар бу чараларда активлык күрсәтергә тиешлеген искәртте. ТАССРның 100 еллыгы белән котлап, төбәкләрдәге татар оешмаларын төрледән-төрле чаралар үткәрергә чакырды. Шулай ук Васл Шәйхразыев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сүзләрен җиткереп, барлык милләттәшләребезне халык санын алуда активлык күрсәтергә өндәде.

Соңыннан ул татар халкы үсешенә зур өлеш керткән кешеләргә Татарстан Президенты һәм Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшырды.

Чара ТАССРның 100 еллыгына һәм Бурятия ттатар милли-мәдәни мохтариятенең 15 еллыгына багышланган концерт белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*