tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТАССРның 100 еллыгына багышланган видеопроект татар һәм инглиз телләрендә чыгачак

ТАССРның 100 еллыгына багышланган видеопроект татар һәм инглиз телләрендә чыгачак

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан төшерелгән видеоны киләчәктә татар һәм инглиз телендә карап булачак. Бу хакта Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов видеороликның рус версиясен тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Әлеге видеоны татар һәм инглиз телендә тәкъдим итәчәкбез. Шулай ук 2020 ел дәвамында башка видеолар да булачак», – диде Рафаэль Хәкимов.

Киләсе роликларның нинди темага төшереләчәген Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты дисциплина ара тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Бәхтияр Измайлов сөйләде.

«Ике-өч ролик татар мәдәнияте үсешенә багышланачак. Шулай ук Казан тарихы темасына да видео төшерергә планлаштырабыз. Татар милләтенең тарихына багышланган видео да булачак», – диде ул.

«Тарих институты Республикабызның юбилеена багышланган аерым сайт әзерли. Ул бер айдан эшли башлаячак. Шулай ук ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан лекцияләр дә үткәреләчәк. Лекция видеоларын сайтта карау мөмкинлеге булачак», – диде «Теория» агентлыгы җитәкчесе Илдар Әюпов.

Киләсе ролик апрель-май аенда тәкъдим ителәчәк.

Алинә Айдарова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*