tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Татарның бөек шәхесләре

ВИДЕО: ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Татарның бөек шәхесләре

Әлеге видеоязмада шагыйрь Ләбиб Лерон ТАССР тарихында үз эзен калдырган шәхес Исхак Казаков белән таныштыра.

Исхак Мостафа улы Казакóв (1876-1939) — сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, педагог, журналист. ТАССР ҮБК рәисе урынбасары, ТАССР ХКШ рәисе урынбасары (1921-1923). Мулланур Вахитовның туганы (әнисенең энесе). РКП (б) әгъзасы (1918 елдан).

1920 елның 27 маенда Татарстан АССР төзелү турында Бөтенсоз ҮБК һәм РСФСР ХКШ декреты игълан ителгәч, 7 кешедән төзелгән ТАССР Вакытлы инкыйлаб комитетына И. Казаков та кертелә. Татар шуралар халык хуҗалыгы (рус. Татсовнархоз) рәисе урынбасары булып эшли. 1921-1923 елларда ТАССР ҮБК рәисе урынбасары, ТАССР ХКШ рәисе урынбасары, ТАССР ачларга ярдәм итү комиссиясе (рус. Татпомгол) рәисе урынбасары булып тора. 1924 елдан укыту һәм җитәкче хуҗалык эшендә. Республика газеталарында мәкаләләр бастыра.

Соңгы елларында ТАССР социаль тәэминат халык комиссариатының идарә башлыгы булып эшли. 1937 елда фиркадән чыгарыла һәм кулга алына. 1939 елда төрмә хастаханәсендә үлә. 1957 елда аклана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*