tatruen
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары / Татар халкы үзенең мал-туарны күпләп тотучы халык икәнен онытмаган

Татар халкы үзенең мал-туарны күпләп тотучы халык икәнен онытмаган

18 март көнне Казанның «Корстон» комплексында V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы узды. Җыелыш алдыннан фойеда продукция төрлелеге ягыннан да, катнашучы эшмәкәрләр саны ягыннан да зур күләмле күргәзмә-сәүдә эшләде.

Татарстанлылар да, Россия төбәкләреннән килүчеләр дә үзләренең продукцияләрен танытырга тырыштылар.
Быелгы күргәзмәдә ит эшкәртүчеләрнең күплеге куандырды.

Татар халкы үзенең мал-туарны күпләп тотучы халык икәнен онытмаган. Шулай ук күргәзмә-сәүдә рәтләре арасында китап, зәркән, картиналар, сөт продукциясе дә урын алган иде. Ырынбур шәлләре, Пермь яклары тукымалы паласлары, Чуашстандагы Урмай авылы осталары ясаган сандык, агач картиналар — барысы халкыбызның нинди оста куллы булуын күрсәтеп горурландырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*