tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар теле дәресләрен яклаучы “Кояш” (СОлНЦе) мәктәбе мөдире Павел Шмаков яшьләрнең “Акыл фабрикасында” чыгыш ясый

Татар теле дәресләрен яклаучы “Кояш” (СОлНЦе) мәктәбе мөдире Павел Шмаков яшьләрнең “Акыл фабрикасында” чыгыш ясый

Павел Шмаков һәм ул оештырган “Солнце” мәктәбе Татарстанда да, Россия Федерациясендә дә абруй казанган үзенчәлекле уку йорты. Аны мәктәп җитәкчелегеннән ике тапкыр эштән җибәргәннәр һәм кире эшкә алынган. Аның мәктәбе Россиянең иң яхшы 25 мәктәбе исемлегенә кергән. Эшсез калган чакта ул Финляндиягә күчеп, анда да иң яхшы мәктәп укытучысы исемен яулаган иде. “Солнце” мәктәбендә балаларга укырга кызыклы. Чөнки биредә балалар үзләре теләгәнчә мавыгып укыйлар.

Татар теле дә бу мәктәптә мәҗбүрият түгел, ә файдалы һәм кызыклы фән булып санала. Узган елда татар дәресләрен киметү карары чыккач, Павел Шмаков үзе эшләгән мәктәптә бу карарны гамәлгә кертмәде. Хәзер дә бу мәктәптә татар теле буенча атнага 5 дәрес укытыла. Павел Шмаков татар теле укытучыларын ашыгыч рәвештә эшсез калдыру гадел түгел дип саный, ул татар телен укытуны чикләүгә дә каршы. Кайбер “хилафлыклар” өчен аны Казан шәһәренең Вахитов районы мәхкәмәсе җавалка тарттырып, штрафлар да салган иде. Канун буенча татар телен якларга теләүчегә җитди документлар, карарлар да табыла икән лабаса!

Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырган “Акыл фабрикасында” Павел Шмаков рус телендә үзенең тәҗрибәсе, балаларны тәрбияләүгә карашлары турында сөйли. “Дөнья” студиясенең татарча битендә рус телендә чыккан видеоны карарга тәкъдим итәбез. Үкенмәссез!

Алдынгы мәгърифәтче һәм аның укытуга алдынгы карашлары турында язылган мәкаләләр, эфирга чыккан телевизизион тапшыруларга сылтамар да сезнең игътибарыгызга лаеклы. Татарлар мондый шәхесләрне сакларга һәм якларга тиеш!

Римзил Вәлиев

Тулырак мәгълүмәт Википедия сайтында укый аласыз –
Шмаков, Павел Анатольевич

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*