tatruen

“Татарча диктант”

Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнүгә омтылу, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыру.
Һәр теләгән кеше диктант язуда катнашып татар телен белү дәрәҗәсен сынап карый ала.

Кайберәүләр бу чарада катнашыр өчен Казанга республиканың төрле шәһәр-районнарыннан килде. Оештыручылар – Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы, Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Каюм Насыйри институты фәнни-белем үзәге, Татарстан яшьләр һәм спорт министрлыгы.

Оештыручылар сүзләренчә диктант язуда катнашырга бер меңләп кеше теркәлгән. Казан белән бер вакытта Уфа, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Төмән, Ижау, Павлодар (Казакъстан), Бишкәк (Кыргызстан) да кушылды.

Укытучы ролен әлеге чарада Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша башкарды. Диктант тексты Әмирхан Еникинең “Җиз кыңгырау” әсәреннән өзек иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*