tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарлыкны саклаучы бию театры

Татарлыкны саклаучы бию театры

“Казан” бию ансамбле быел да язның беренче көннәрендә Камал театры бинасын тутырып өч тамаша күрсәтте. Беренче бүлектә  70 минутка сузылган өр-яңа программа  “Казан хәзинәсе” дип атала һәм  ул татар халкының берничә мең еллык тарихына һәм хәзерге халәтенә багышланган. Борынгы Евразия киңлекләрендә  шытып чыккан үсентедәй авыл-калалар, Болгар дәүләтен кору, мәдәният  һәм мәгърифәт үсеше татар милли бию хәрәкәтләре, заманча балет һәм хореография алымнары  ярдәмендә сурәтләнә. Бу тамашаны караган һәркем Казанның һәи татар халкының тарихи тамырларын, дәүләт тоткан һәм шәһәрләр төзегән каһарман бабаларыбызны  күзаллый. Чит ил яки төрле милләт вәкилләре татар халкының холкын, мәдәни традицияләрен,  музыка һәм хореография үзенчәлекләрен, борынга  риваятләрен беркайчан да онытмаячак.

“Казан хәзинәсе” программасын кую өчен Мәскәүдән күренекле балетмейстр  Валерий Архипов чакырылган.  Бу милли балет тамашасына кергән биюләрне куеп, ансамбльнең йөзен билгеләүче алымнарны сәхнәләштерү –  балетмейстерлар Фәнис Исмәгыйловның, Ильдар Хәмидуллинның  һәм коллективның  сәнгать җитәкчесе Чулпан Закированың күпьеллык иҗади хезмәт җимеше булып тора.

Яңа программада тарихи темага куелган аерым биюләр киңәеп, тирәнәеп, татар халкы үткән юл, аның эстетикасы һәм холкы чагылган хореграфик дастанга әвререлгән. Бу зур проект өчен тегелгән яңа зиннәтле костюмнар, татар музыкасында тарихи төсмерләрне көчәйтеп ясалган аранжировка концертның тәэсирен тагын да үтемлерәк итә.

Милли һәм тарихи теманы шулай күтәрү  татарны башка халыкларга каршы куелмый. Чөнки тарихта Идел буенда гасырлар буе яшәүче халыклар басып алучыларга каршы бергәләшәеп  күтәрелгәннәр, бер-берсе белән “тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып” яшәгәннәр.

Быелгы концертның  икенче өлешенә рус биюләре, казакларның бәйрәм композициясе, чыршы Татарстанның атказан артисты Николай Коновалов чыгышы, уйгыр, корея, ирланд һәм башка халыкларның  биюләре  кертелгән. Шулай ук талантлы яшь опера җырчылары Эльза  һәм   Артур һәм Исламовларның “O sole mio” әсәрен башкаруы  бу тамашаның дөнья классикасы рухына аваздаш итә. Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге  “Казан нуры”   халык  музыкасы инстументлары  оркестрының чыгышы тамашаның  саллы, югары зәвыклы дәрәҗәгә күтәрә.

Быелгы концерт  20 ел элек оешкан “Казан” ансамбленең иҗади хисабы булып тора. Аның чыгышлары Казанда үтүче халыкара, гомумроссия мәдәни һәм спорт чараларның программасына кертелә. Бу коллектив дистәләрчә чит илләрдә, Россиянең татар яшәгәгән төдәкләрендә чыгыш ясаган. Бөтендөнья  татар конгресслары, зур икътисади һәм мәдәни форумнар делегатлары милли хореография аша татарның тарихын, бөеклеген,  мәдәни традицияләрен  үз күзләре белән күрә алды. Тарихи һәм милли хореография  яшьләрдә милли үзаң уятырга ярдәм итә, тарих  белән кызыксынуны көчәйтә. Тормыш никадәр катлаулы булса да, мескен түгел ул татар! Аның үткәне дә,  хәзерге көне дә матур, гыйбрәтле! Туган телне яшьләргә өйрәтү торган саен четрекле була бара дип саналган хәзерге чорда, сәнгать аша  аларда милли аң уяту никадәр әһәмиятле! Милли үзаң саклау буенча дәүләт программалары кабул ителеп, гамәлгә куелган Татарстан өчен тарихи-милли биюләр алыштыргысыз чара булып тора. Милләт һәм дәүләт өчен әһәмиятле гамәл бу!

“Казан” ансамбле белән  күп еллар дәвамында Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова җитәкчелек итә. Ул бу иҗат коллективының кыйбласын билгеләп, аның дөньяга чыгаруга  күп көч сала. Талантлы артистка Рузия Мотыйгуллина һәм “Казан” милли-мәдәни үзәге директоры, күренекле җәмәгать эшлеклесе Ринат Закировның кызы Чулпан мәктәптә укыган елларда ук сәхнәгә чыккан иде. Ул Камал театрының “Асыльяр” спектаклендә төп рольне уйнады. Мәскәүдә ГИТИС тәмамалаган, үзен оста биюче итеп таныткан Чулпан Закирова хәзер зур сәнгать проектын гамәлгә куючы, иҗат төркемен әйдәүче буларак  үсеп җитте.

Быел тамашачыга тәкъдим ителгән яңа программа ансамбльнең иҗат юлы өчен дә, татар халкыны милли үсеше өчен дә зур вакыйга. Ул татар халкының үткән юлын да күрсәтеп калмый, аның киләчәген билеләүгә дә тәэсир итә.

                                               Римзил Вәли.

                                              Рәфис Нуруллин (видео)

                                             Ирина Ерохина (фото)

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*