tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Ураза гаете белән котлавы

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Ураза гаете белән котлавы

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим
Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү

Мөхтәрәм мөселман кардәшләребез!

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән ихлас күңелдән якынлашып килүче бөек бәйрәм Гайдел-Фитыр – Ураза бәйрәме белән котлыйм!

Мөбарәк Рамазан аен озатып, һәрбер мөселман кешесе шатлану катыш моңсу хисләр кичерә. Без Ураза бәйрәме җитүенә сөенәбез, әмма шул ук вакытта күңелсезләнәбез дә, чөнки изге эшләр өчен күп саваплар бирелү, кардәшләр белән ифтарларда, тәравих намазларында катнашу, Аллаһ ризалыгы өчен фитыр сәдакасы бирү кебек кыйммәтле бүләкләргә бары тик Рамазан аенда гына ия булабыз. Күренекле мөселман галиме ибн Һаҗәр әл-Әскаләни (рәхмәтуллаһи галәйһи) үзенең “Сахих Бохари” хәдисләр җыентыгына аңлатмаларның унбишенче томы булып торучы танылган “Фәтех әл-Бари” хезмәтендә болай дигән: “Рамазан аеның бетүен теләү – зур гөнаһлардан санала”.

Рамазан – изге гамәлләр кылу һәм начар гадәтләрдән котылу ае. Аллаһыга шөкер, кайсыдыр кардәшебез бу айда биш вакыт намазга баскандыр, кемдер Коръән-Кәрим укырга өйрәнгән һәм тәҗвид кагыйдәләрен үзләштергәндер, бәлки. Ихлас күңелдән ышанам ки, кемдер гаиләнең хакыйкый кыйммәтләренә төшенеп, төрле сәбәпләр аркасында югалган туганлык, дуслык, кардәшлек җепләрен торгызгандыр. Әлеге изге айда ялгыз һәм кыерсытылган кешеләр, авырулар, ярлылар һәм ятимнәр, күңеле җәрәхәтләнгән һәм талчыккан кешеләрнең һәммәсе йөрәк дәвасы алдылар, яхшы яклаучы, дуслар һәм юлдаш таптылар. Картлар, инвалидлар йортлары һәм балалар йортлары, хастаханәләр һәм төрмәләр – мөбарәк айның сөенече барлык кешеләргә иреште. Бер сүз белән әйткәндә, Рамазан ае барыбызга да рухи чисталык һәм кардәшлек мохитенә керү мөмкинлеген бирде. Рамазанның утыз көнендә кичергән әлеге рухи халәтне  без Ураза бәйрәменнән соң да саклап калачакбызмы, үзебезне һәм тормышыбызны яхшыга үзгәртә алырбызмы? Хәзер инде болар бары бездән тора.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Сезне Ураза бәйрәме белән тәбриклим һәм туганнарыгызның, күршеләрегезнең, хезмәттәшләрегезнең, аеруча балаларның күңелләрен күтәреп бүләкләр бирергә чакырам! Бәйрәм рухы һәр тарафта сизелеп торсын! Сезгә Аллаһының ризалыгына һәм Аның Рәхмәтенә, ике дөнья бәхетенә ирешүне, ныклы иман һәм ислам дине юлында хезмәт итү мөмкинлеге бирүен телим. Раббыбыз тоткан уразаларыбызны һәм барлык изге гамәлләребезне кабул итсен! Бәйрәмебез мөбарәк булсын! Әмин!

Татарстан мөфтие
Камил хәзрәт Сәмигуллин
dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*