tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда Үзбәкстан татарлары сәнгать осталары концертлары узачак

Татарстанда Үзбәкстан татарлары сәнгать осталары концертлары узачак

18-25 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Үзбәкстаннан килгән татарлар делегациясен кунак итә. Үз чиратында чит илдән килгән милләттәшләребез Татарстан халкына концерт программаларын тәкъдим итәчәкләр. 18 октябрь көнне, әлеге мәдәни һәм рухи чараның әһәмиятлеген  ассызыклау максатыннан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе узды.

Матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев, Үзбәкстанда яшәүче татарлар һәм башкортларның иҗтимагый-мәдәни үзәге каршындагы Аксакаллар шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйхан Маннияпова, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Фирүзә Халдарова һәм шулай ук Үзбәкстаннан килгән сәнгать осталары катнаштылар.

Искәртеп узабыз Үзбәкстан татарлары сәнгать осталары концертлары:

19  октябрьдә — Әтнәдә, 21 октябрьдә — Кәрим Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театрында (18:00 да башлана), 22 октябрьдә — Арчада, 23 октябрь — Казанның Халыклар дуслыгы йортында (12:00 дә башлана) узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*