tatruen
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары / “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы

8 декабрьдә “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы узды.

Пленар утырышны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров башлап җибәрде.

Татар эшмәкәрләре алдында Башкортостан Республикасы Корылтаеның Дәүләт Җыены депутаты, “Башлеспром” директорлар советы рәисе, “Башкорт урман сәнәгате” Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять президенты киңәшчесе Ирфан Әбләзов, Мәскәү шәһәре “Arch-Skin” компанияләр төркеме президенты Исмәгыйль Әхмәтов, Ульяновск өлкәсе эшмәкәрлекне үстерү буенча корпорация идарәсе рәисе Руслан Гайнетдинов, Пермь өлкәсе, Кунгур районы Тор-Түз авылы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Алмаз Хавыев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Зарница» җитештерү берләшмәсе генераль директоры Артур Адулҗанов, Төмән өлкәсе татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, стратегик үсеш буенча “Молоко” Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Ринат Насыйров, Германиядә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының сәүдә-икътисад вәкиле Таһир Гатауллин, Казан шәһәре “OOS Soft” Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятъ генераль директоры  Евгений Архипов, Кырым татарлары конгрессы рәисе, “Татар Тур” Халыкара проектның авторы, Кырым «Ларишес» тарихи музее директоры Гулливер Альтин, “Хәзинә Тур” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять генераль директоры Комил Сираҗетдинов, “Химград” Ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Айрат Гыйззатуллин, “ТИМ” Консультационная группа” Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең директорлар советы әгъзасы Эдуард Латыйпов, “Татарстан – Юг” Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять генераль директоры Вәлит Рахматуллин, Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре «Ремдизель» акционер оешмасының генераль директоры   Фәиз Хафизов  чыгыш ясадылар.

Казан шәһәре җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова татар байларының татар мәгарифен, мәдәниятен тоту, үстерү турындагы чыгышы аеручы кызыклы булды.

Форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Пленар утырышның ахырында форум резолюциясе кабул ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*