tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Видео: Тәбрис Яруллин: “Татар кызы” бәйгесендә без шәхес сайлыйбыз

Видео: Тәбрис Яруллин: “Татар кызы” бәйгесендә без шәхес сайлыйбыз

Бөтен дөнья түземсезлек белән “Татар кызы” Халыкара бәйгесенең финалын көтә. 2011 елда Чиләбе өлкәсендә төбәк күләмендәге конкурс буларак кына старт алган бу башлангыч шундый дәрәҗәгә менәр дип кем генә уйлаган икән?! Бүген бу бәйгене үзләрендә күп кенә Россия төбәкләре оештыра. 2016 елдан “Татар кызы” исеме өчен көрәшкә чит илләр дә килеп кушылды. Быел исә беренче тапкыр Европа күләмендәге бәйге уздырылды. Анда 8 ил вәкиле катнашты, шуларның 2се быелгы финалистлар арасында.

Инде берничә көннән Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры төп тантананы кабул итәчәк. Финалга узган 14 кызның иң-иңе дип аталырга лаеклысы шунда билгеләнәчәк. Ул бәйгенең төп призы – таҗ һәм машинага ия булачак.

“Татар кызы” бәйгесенең тарихы, быелгы катнашучылар, финал тамашасы турында бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында журналистларга сөйләделәр.

Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең Президенты Лена Колесникова конкурсның башланып киткән беренче елларын искә төшерде. Аның сүзләренчә, төбәк дәрәҗәсендә беренче тапкыр үткәрелгәндә үк, бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр бик күп була, кызлар җитди сайлау уза.

  • Инде 2012 елда бәйге Чиләбе өлкәсе кысаларыннан чыга. Безгә Екатеринбург һәм Пермь кушыла. 2015 елда ул инде Бөтендөнья күләмендә уздырыла башлый. Сайлап алу турларын төрле төбәкләр үткәрә. Шул ук елда бәйгенең ярым финалын һәрчак Казанда уздыру традициясе гамәлгә кереп китте. Кунакчыл Казан һәр ел саен төрле төбәкләрдән татар кызларын үзендә җыя, – дип сөйләде Лена Рафикова

Узган еллардан аермалы буларак, быел финалга 12е түгел, ә 14 кыз сайлап алынган.  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары, Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең башкарма директоры Тәбрис Яруллин сүзләренчә, моның сәбәпләре бик гади.

– Ярым финалда катнашкан кызлар төрле сынаулар узды. Аларның нәтиҗәләре буенча һәр кызга баллар куелды. Балл аермасы бик кечкенә булу, кызларның баллар буенча бер-берсенә бик якын торуын күреп, финалга 12 түгел, ә 14 кызны уздырырга булдык, – дип сөйләде ул.

Оештыручылар “Татар кызы” бәйгесенең матурлык конкурсы булмавын кат-кат ассызыклап тора.

Лена Колесникова сүзләренчә, мондый бәйге оештырып җибәрү идеясе тугач ук,  төп максат аны тышкы матурлык конкурсы итеп түгел, ә сәләт, эчке рухи матурлык конкурсы, милли традицияләребез, гореф-гадәтләребез, телебез бәйрәме итеп оештыру  була. Бүгенге көндә дә әлеге концепция сакланып килә.

Тәбрис Яруллин сүзләренчә дә, матурлык бәйгесендә кызларның чибәрлегенә игътибар ителә, талант конкурсы булса, катнашучыларның җырлый-бии яки шигырь сөйли белүе өстенлекле, шуңа бәя бирелә. “Татар кызы” бәйгесендә исә шәхес сайлана дип белдерде ул.

Шулай ук матурлык бәйгеләреннән аермалы буларак, “Татар кызы” катнашучылары бер-берсен көндәш дип кабул итми. Алар арасында дуслык җепләре бәйләнә, алар бер-берсенә ярдәм итә, киңәшләрен бирә, бәйгедән соң да бер-берсе белән аралашып тора, хәтта кунакка йөрешә.

Халыкара бәйгенең финалы яктылыкка, татар җыр-моңга, финалга чыккан кызларның һәм шәрәфле кунакларның чыгышларына бай булачак. Милли мохит, татар мәдәниятенең күптөрлелеген чагылдырырга республикабызның горурлыгы булган Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбле, “Казан” җыр һәм бию ансамбле чыгышлары ярдәм итәчәк. Шулай ук тамашачыларга “Шүрәле” легендар балетыннан өзек күрсәтеләчәк. Моннан тыш, кунаклар алдында Татарстанда һәм Россиянең төрле төбәкләрендә танылган “Артур-Марат” дуэты чыгыш ясаячак

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*