tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган тел көне каян килеп чыккан? Кешенең ничә туган теле булырга мөмкин?

Туган тел көне каян килеп чыккан? Кешенең ничә туган теле булырга мөмкин?

Рус гимназиясендә үткән туган тел дәресендә татар теле дә үги булмады.

Казан шәһәренең 96 нчы гимназиясенең  татар төркемнәрендә укучы балалар бу көнне татар, рус, әзербайҗан, әрмән һәм башка  милләтләрнең теле, мәдәнияты үрнәкләрен сәхнәдә башкардылар, татар телендә шигырьләр укыдылар.

Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья” интернет-студиясе Казан шәһәренең 96 нчы гимназиясе укучылары һәм укытучылары белән берлектә Халыкара туган тел көне уңаеннан тел дәресе үткәреп, аны видеога төшерде. Аның язмалары конгрессның  интернет сайтында куела. Нигездә рус телендә белем бирүче һәм икенче уку планы буенча эшләүче бу гимназиядә татар теленә кызыксыну кимеми икән.

Туган тел көне каян килеп чыккан? Кешенең ничә туган теле булырга мөмкин?Халыкара туган тел бәйрәме уңаенан  үткәрелгән чарада “Дөнья” студиясенең баш мөхәррире Римзил Вәлиев менә шул  турыда дәрес бирде. Шулай ук гимназиядә укучы кызлар милли бию башкарып, үзләренә дә, тамашачыларда да канәгагатьләнү хисләре бүләк иттеләр. Бүгенге репортажда  9 нчы сыйныф укучы Энҗе  Хәярова татар теле укытучысы Гүзәлия Тарханова белән берлектә язган “Мәңге яшә, туган  телем!” дигән шигырен укый. “Дөнья” студиясе бу туган тел бәйрәмендә яңгыраган башка чыгышлар белән дә  сезне таныштырачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*