tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай безнең йөрәкләрдә
Тукай безнең йөрәкләрдә

Тукай безнең йөрәкләрдә

Арча районы Өчиле төп гомуми белем мәктәбендә бөек татар шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган “Тукай безнең йөрәкләрдә!” девизы астында «Уйна, гармун! Моңлан,курай!Сыздыр,скрипка,кылларың!» III районкүләм иҗат фестиваль –конкурсы үтте.

Әлеге чараның төп максаты укучыларны Г.Тукай әсәрләрен өйрәнүгә җәлеп итү, татар халык җырларын пропагандалау, җыр –моңга сәләте булган яшьләрне ачыклау, осталыкларын үстерү, татар моңы аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү иде. Фестиваль-конкурста районыбызның төрле мәктәпләреннән килгән гармунчы, курайчы,скрипкачы кыз һәм егетләребез катнашты.

Бәйрәмне дәртле бию һәм Тукаебызның Бала белән Күбәләге башлап җибәрде.Баланың бик тә нинди бәйрәм икәнен һәм бәйрәмгә кемнәр киләсе икәнен беләсе килде. Сабыйның кызыксынуына Күбәләкнең табышмаклары ярдәмгә килде. Әлбәттә,бала барлык табышмакларга да җаваплар тапты.Бәйрәмгә баянчылар,курайчылар,скрипкачылар киләсе икән ләбаса!

Конкурсантларның чыгышлары Габдулла Тукайның музыкага мөнәсәбәте турында истәлекләре һәм әлбәттә инде мәктәпнең таланты укучылары башкаруында моңлы җырлары,дәртле биюләре,шигырьләре белән үрелеп барды.

Ә катнашучылар берсеннән берсе талантлы.Кечкенә генә гәүдәләре белән зур баяннар күтәреп уйнаучы,тишекләренә басканда буталмыйча курайда моңланучы,кылларыннан сихри моң чыгара алучы скрипкачы укучыларга сокланмый мөмкин түгел! Аларның җитәкчеләренең сабырлыкларына,укучыларын шул дәрәҗәдә уйный алырлык итеп өйрәтүләренә исең китәр! Конкурсантлар арасында фестивальгә тугъры калып, өч ел рәттән килүчеләр дә бар.Түбән Мәтәскә мәктәбеннән Айбулат белән Булат исемле курайчы егетләребез әнә шундыйлардан. Укытучылары Харисов Рәдис Рафис улы тагын ике укучыны әзерләргә өлгергән.Икенче класста гына укуларына карамастан, Инсаф белән Рәнис өздереп уйныйлар курайда! Наласа мәктәбеннән Ранис Мифтаховны да билгеләп үтми мөмкин түгел.Җитәкчесе Сафиуллин Булат Мәгъсүмҗан улы аны баянда уйнау серләренә өйрәтә һәм менә өченче ел рәттән алар үзләренең матур чыгышлары белән сөендерәләр. Укытучылар арасында Шәрәфетдинова Гөлзада Нуриәхмәт кызы белән Харисов Рәдис Рафис улы баян номинациясендә катнашып,шулай ук өченче елларын алдынгы урыннарны яулыйлар.

Бәйгедә катнашучылар үз талантларын гына күрсәтеп калмады, бәлки көндәшләренең чыгышларын тыңлап, тәҗрибә дә тупладылар.

Жюрига да җиңелләрдән булмады җиңүчеләрне билгеләү.Алар конкурсантларның уйнау осталыгына да , сәхнәдә үз-үзләрен тотышына да, күңел биреп, яңалыкларга өстенлек куеп башкаруына да игътибар бирде.

Катнашучыларның барысы да төрле дәрәҗәдәге дипломнар, истәлекле китаплар белән бүләкләнделәр.

Район мәгариф бүлеге методисты Мостафина Энҗе Габдуллатҗан кызы бәйгегә килүчеләрнең шул дәрәҗәдә талантлы булуларына сокланып утыруын,татар моңын сөйгән шундый яшьләребез үскәндә, милләтебезнең киләчәге барлыгына ышануын әйтте.

Фестиваль Тукаебызның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Яшәсен татар моңы,яшәсен халкыбыз,яшәсен туган телебез! Ә фестивалебез озын гомерле булып,сәләтле яшьләребезне кабат очраштырсын,берләштерсен!

Арча районы Өчиле төп гомуми белем мәктәбенең

тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Шакирова Ләйсән Мансур кызы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*