tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Идел” исән булса, татар милләте яшәр, Алла бирсә…

“Идел” исән булса, татар милләте яшәр, Алла бирсә…

Вакытлы матбугатта дөнья күргән милли рухлы әсәрләргә күзәтү ясаучы “Юаннар көзгесе” шәлкемендә бу юлы бер генә калын (“Мәдәни җомга”) газетага һәм рус телендә чыгучы “Звезда Поволжья” дигән юка атналык басмага игътибар бирелә.

     Шул ук вакытта “Казан утлары” әдәби мәҗмугасының декабрь санына күзәтү ясала, “Сөембикә” һәм “Идел” журналларының редколлегия утырышында киләсе елга планнар корылуы искә алына. 2018 елда “Идел” журналының дөнья күрүенә  30 ел тулуын искә алып, бу ике телле басманың укучылар мохитен киңәйтү бурычы куела. Кайчандыр Рафаэль Хакимов, Зөлфәт Хаким, Фәиз Золкарнаев, Рашат Низамиев, Ркаил Зәйдуллин, Газинур Моратов, Нәбирә Гыйматдинова, Әхәт Мушинский,  Роза Кожевникова кебек төрле һәм мөстәкыйль фикерле шәхесләр иҗаты канатларында күтәрелгән “Идел” журналы киләчәктә яшь укучыларны җәлеп итәрме соң?  

     Хәзерге яшьләр бугенге яшьләр журналын укып, үзенә фәһем тапса, татар милләте дә яшәр!  Идел елгасы, иншалла, һаман көньякка таба агар, “Идел” журналы милләтпәрвәрләр тәрбияләвен дәвам итәр, алла бирсә! 2018 ел ахырында шундый  кәеф белән киләчәккә карыйбыз. Өметсез шайтан гына!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*