tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сенсация: татар тормышында шаккатырлык хәбәрләр, аяныч күренешләр дә тулып ята

Сенсация: татар тормышында шаккатырлык хәбәрләр, аяныч күренешләр дә тулып ята

Уңай фикерле, позитив вакыйгаларны күрсәтүче мәгълүмат чараларына караганда кискен тәнкыйтьле, ачы хакыйкать күрсәтүче матбугат үтемлерәк була. Ни кызганыч, милли тормышта да искитәрлек аяныч хәлләр тулып ята икән. Журналист Римзил Вәлиев “Юаннар көзгесе” сәхифәсендә соңгы көннәрдә атналык (“юан”) газеталарда һәм интернетта чыккан кайбер тәнкыйть мәкаләләренә күзәтү ясый. Татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакыйның юбилей елында да әдипнең музеендагы аяныч хәлләр, гомумән Чистай районында милли-мәдәни тормышның сүлпәнлеге шаккатыра. Узган гасырның 30 елларында иң талантлы язучыларны “Җидегәнчеләр” оешмасында катнашкан дип эзәрлекләү турындагы тарихи язма да зыялыларны сискәндерә. Мондый фаҗигалар кабатланмасын, дигән фикер уяна. Кайвакыт уңай сенсацияләр дә җәмгыяттә көчле яңгыраш таба. Композитор Резеда Ахиярованың һәм Ренат Харис либреттосына куелган “Сөембикә” операсының премьерасы тарихи вакыйга буларак танылып, матбугатта, нтернетта искитәрлек киң яңгыраш тапты. Бүгенге матбугат күзәтүендә операны куючылар, артистларның таланты, осталыгы, тарихи хакыйкать һәм четрекле вакыйгалар, шәхесләр турында кискен бәхәсләр тасвирлана. Белми калмагыз: матбугат көзгесендә чагылыш тапкан милли тормыш манзаралары җәмәгатьчелек игътибарына лаеклы!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*